ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

“Өмет“ халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Балаларга шатлык өләш“ дигән мәрхәмәтлелелк акциясе игьлан итте.

Әгерҗедәге Заводская урамында ачылган Ләбиб Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында төрле түгәрәкләр оештырыла.

2014 елда Әгерҗе районында туберкулез белән авыручы 26 кеше ачыкланган, 2015 елда – 24 кеше. Быелның 8 аенда гына да 21 кешегә  әлеге диагнозны куйганнар.

Илдә икътисади кризис булуга карамастан, Татарстан республика экономикасының ныклы адымнар белән алга баруын күрсәтә. Киләчәктә республикабызның көндәшлеккә сәләтле төбәк булуына һич шик юк. Әгерҗе ит комбинаты да, әле яшь булуга карамастан, елдан-ел үсә.

 


9
сентябрь, 2016 ел
җомга

“Халык участок вәкиле“ дип аталган Бөтенроссия бәйгесе старт ала. Дүртенче тапкыр узучы бәйгедә иң яхшы участок вәкилен халык үзе сайлый.


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Тормыш поездда сәяхәт итүгә охшаган кебек тоела миңа. Дөньяга туу белән бу поездга әти-әни, дәү әти һәм дәү әни белән бергә утырабыз да олы юлга кузгалабыз. Ул чакта бу поездга утырган якыннарыбыз һәрвакыт безнең белән булырлар кебек. Ләкин алар берәм-берәм төрле станцияләрдә төшеп калалар,  ә без тормыш буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Әгерҗе локомотив депосының кызыл почмагында узган очрашуда тимерьюлчылар РФ Дәүләт Думасы депутаты Евгений Гришинга әнә шундый тәкъдим  белән чыктылар.


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Иртәгә, 8 сентябрьдә, Татарстанда “Россия финансистлары көне“ уңаеннан кайнар линия эшли. 88001002627 телефонына шалтыратып пенсия билгеләүгә кагылышлы сорауларыгызны бирә аласыз. 

 

10 сентябрьдә иртәнге сәгатьләрдә үк Әгерҗенең Үзәк мәйданында Корбан бәйрәменә багышланган ярминкә гөрләячәк. Сатуда тере балык, бытбылдыклар һәм аларның йомыркаларынна тыш, ит, ашлык, бал, печән, салам һәм башка көзге нигъмәтләр булачак.   

 

Авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе төгәлләнде.  21 сан алучы районыбыздагы 9594 объектны исәпкә алдылар. Аларның һәрберсе көнгә 10-15 хуҗалыкта булдылар. Сан алучылар мал-туар, кош-корт, җир кишәрлекләрен, бакчадагы яшелчә, җиләк-җимеш агачларын теркәделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International