“Мондагы шартлар кайбер шәхси хуҗалыкларда да юктыр әле“, – диде район башлыгы Валерий Макаров “Наҗар“ ярдәмче хуҗалыгындагы капиталь төзекләндерелгән терлек биналарын караганнан соң.
5-11 сентябрь көннәрендә Татарстанда “Игелек атналыгы” акциясе уза. Җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үтәчәк. Күп кенә танылган татарстанлылар әлеге акциягә кушылды да инде.
Хатын-кыз итәк астыннан йә кибеттә фанфуриклар сатучылар турында улы яки иренең эчүе тәкем үзәгенә үткәч кенә ышаныч телефонына ярдәм сорап шалтырата. Быел район башкарма комитетындагы ышаныч телефонына шундый 30 мөрәҗәгать кергән.
Быел “Наҗар“ хуҗалыгында күп кенә уңай үзгәрешләр булган: бер сыер абзары капиталь төзекләндерелгән, бозаулар торагы үзгәртеп эшләнгән. Силос-сенаж траншеясы ремонтлангаан.
Саулыкның иң зур байлык икәнлеген һәркайсыбыз яхшы белә, тик кайберәүләр даими тикшертеп торырга кирәклеген генә оныта. Быел диспансеризация узарга тиешле 5613 райондашыбызның әлегә 3585енең генә сәламәтлеген бушлай тикшертү мөмкинлегеннән файдалануы шул хакта сөйли.
Хаҗ вакытында Согуд Гарәбстанының гражданлык оборонасы комитетының 17 мең хезмәткәре тәртип саклаячак.
Мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларны шимбә көнгә укулардан азат итәргә телиләр. Депутатлар Дәүләт Думасына шундый тәкъдим белән чыккан.
Әнинең вафатына инде өч елдан артык вакыт узса да, мин бу сорауны үземә бик еш бирәм. Бигрәк тә гомеренең соңгы минутларында әнинең яткан килеш кенә намаз укуы күз алдына килә дә ирексездән күзгә яшь тула.
Мәктәп территориясенең һәр почмагындагы таш, ком өемнәре, тәртипсезлек беркайчан да бетмәс кебек иде. Була икән, күмәк көч тау күчерә, диләр бит. Барыбыз бергә тырыша торгач, җиңдек бит капиталь ремонт эшләрен. Без – укытучылар, укучылар, әти-әниләр, дус-туганнар – барлык авыл халкы мәктәпне яңартуга үзеннән зур өлеш кертте.
ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, август аенда Әгерҗе районында 25 сабый дөньяга килгән: 14 малай, 11 кыз. Вафат булучылар саны ике такырга күбрәк – 52. Шуларның 27се – ир-ат, 25е – хатын-кыз.