ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Эчке эшләр министры Артем Хохорин республиканың бер төркем полиция хезмәткәрләренә яңа “Нива“ автомобильләре ачкычлары тапшырдылар. 


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Әгерҗедәге әти-әниләр инде күптәннән шәһәребездә Балалар иҗат йорты турында хыялланалар иде.  Бүген “бу хыялларыгыз тормышка ашачак“, дип тулысынча ышанып әйтә алабыз. Бу атнада район башлыгы Валерий Макаров һәм җитәкчеләр Әгерҗе шәһәренең Чайковский урамында төзеләчәк Балалар иҗаты йортының беренче  ташы нигезенә киләчәк буыннар өчен юллама язып салдылар.

Россия Федераль салым хезмәте 2015 елга физик затларның милкенә, җиренә һәм транспортына салым исәпләү эшен май аенда башлаган иде. Белдерү кәгазьләрен юллау октябрь азагында тәмамланачак.

Район башлыгы Валерий Макаров һәм җитәкчеләр Әгерҗе шәһәренең Чайковский урамында төзеләчәк Балалар иҗаты йортының беренче нигез ташы нигезенә киләчәк буыннар өчен юллама язып салдылар.

Россия банклары түләү вакыты 75 елга кадәр булган ипотекалар бирә башлады. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Үзара салым буенча референдум киләчәктә Татарстан авыл җирлекләрендә бер көнне – ноябрьнең өченче якшәмбесендә узачак. Быел ул 20 ноябргә туры килә. 


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Шәһәр баласына буш вакытын файдалы һәм кызыклы итеп уздыру, сәләтен ачу һәм үстерү өчен барыбер шартлар күбрәк. Ә авыл баласы боларның күбесеннән мәхрүм иде бит. Рәхмәт Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка. Аның инициативасы белән Татарстан авылларында спорт мәйданчыклары төзү программасы уңышлы эшли . Әгерҗе районында гына да бүген шундый унбишенче мәйданчыкны ачабыз.

 

Әгерҗедә көзге ярминкә гөрләде. Сатуда ниләр генә юк иде: бал, сөт һәм сөт ризыклары, ит, ашлык, бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер, суган, сарымсак. Бодайны, нигездә, 9-10, арпаны - 8, солыны 7 сумнан тәкъдим иттеләр.

“Авангард“ кинотеатры бинасында район башлыгы Валерий Макаров һәм “Бөтенроссий халык фронты“ның Татарстан төбәгендәге башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хөснуллин ятимнәргә фатир ачкычлары тапшырдылар. 

Авыл көннәре, авылдашлар очрашулары хәзер матур гадәткә кереп бара.  Варклед-Авыл – Әремдә дә булды  мондый бәйрәм. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International