Татарстанның социаль-икътисади мониторинг буенча комитеты халык арасында уздырылган коррупция турында сораштыру нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Сораштыруда хатын-кызлар ир-егетләргә караганда аеруча активлык күрсәткән.
19 июль. РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Әгерҗе районына эшлекле сәфәр белән килде.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, район башлыгы Валерий Макаров, “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте җитәкчесе Ленар Нургаянов авыл хезмәтчәннәренә урып-җыю вакытында сынатмаска дигән бурыч куйдылар һәм уңышлар теләделәр.
Әгерҗе районы юлларында хәлләр ничек икән? Узган шимбәдә безнең хәбәрчебез дә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә төнге рейдка чыкты.
Республиканың Икътисад министрлыгы “Лизинг-грант“ программасы буенча субсидияләр формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен конкурс нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын сайлап алу турында игълан итә.
Әгерҗе районы мөселманнары Саклау җыенга җыелды. Аларны район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин Аллаһының сәламе белән сәламләде.
Биектауда яшәүче Мөршидә әби Әскарова бүген 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Аны олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Шәмсетдинов һәм Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров котладылар. Мөршидә әби Ижауда туган, гомер Иж-Бәйкидә узган, хәзерге вакытта кызы Розалия тәрбиясендә Биектауда яши.
Әгерҗедә яшәүче Михаил–Ираида Селивановлар бергә яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үтәләр. Аларны бүген Әгерҗе ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда тәбрик иттеләр.
Билгеле сәбәпләр аркасында комбайннар парады иртәгәгә, 19 июльгә күчерелде. Исегезгә төшерәбез: парад барышында авыл хуҗалыгы белгечләре кыр корабларының урып-җыю эшенә әзерлеген тикшерәчәк. Шулай ук Казаннан вәкилләр килүе дә көтелә. Шулай ук “Наҗар“, “Сарсак-Омга“ ширкәтләрендәге техниканың да урып-җыю чорына әзерлеге тикшереләчәк һәм бәя биреләчәк.
Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында көн саен 68500 тонна сөт савыла.