ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2016 ел
җомга

18 июльдә “Агрофирма-Әгерҗе“ ширкәтенең Тирсә бүлекчәсендә комбайннар парады уза.

 

Бу көннәрдә абзарында мал-туар асраучылар алны-ялны белми печән әзерли. Дөрес, элеккеге кебек чалгы тотып печән әзерләргә баручылар юк хәзер. Шулай да һәркем малын кышлатырга җитәрлек печәнне хәстәрләргә тырыша. “Каян, ничек әзерлисез печәнне?“ дигән сорауга  мал хуҗалары болай  дип җавап бирделәр.

 

Әгерҗе полициясе хезмәткәрләре 2016 елның беренче яртыеллыгы эшчәнлегенә йомгак ясады.

 

Бу көннәрдә шәһәребездәге 2нче һәм 3нче мәктәпләр каршындагы юлларда кызу эш кайный. Әгерҗедә моңа кадәр күрелмәгән хәл бу. Мәктәпкә килгәндә-кайтканда Гагарин һәм К.Маркс урамнарында машиналар тыз-быз килеп торган юл аша чыкканда балаларыбызның иминлеген саклау өчен башкарыла әлеге эшләр.


14
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

"Хозур" нәшрият йорты, Islam-Today.ru сайты белән берлектә, "Татарстан мөфтиенә сорау бир" дип аталган акция уздыра.

Яңа кәгазь акча банкнотларында Россиянең иң күренекле урыннары сурәтләнәчәк.

Кура җиләге – 1 литры 90-100 сум.

Кара карлыган – 5 литры 450 сум.

Кызыл карлыган – 1 литры 80 сум.

“Гомер буе эшләдем, “Хезмәт ветераны“ исеме дә бирелмәде“ дип зарланучыларны еш ишетергә туры килә иде. Ниһаять, халык зарын ишеттеләр. 1 июльдән “Хезмәт ветераны турында“гы Федераль законның 7нче яңа маддәсе гамәлгә керде. 


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

16-23 июль көннәрендә Болгар җирендә II Мөселман яшьләре форумы узачак. Узган елны беренче тапкыр узган форумда сиксән делегат катнашкан булса, быел аларның саны 120гә җиткән, гәрчә 200 кеше теләк белдерсә дә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, форумда катнашучыларның саны арту белән бергә, аның географиясе дә киңәя.

Мәскәүдә, мәгълүм булганча, 8 июльдә Кызыл мәйданнан «Ефәк юлы» автораллие старт алды. Әлеге чарада катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов автоузышның бик катлаулы һәм бик мавыктыргыч булачагын әйткән. Кызык маҗаралар Татарстан чигендә үк башланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International