ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Озак елларга сузылган тырыш хезмәте һәм җирле үзидарәне үстерүгә керткән лаеклы өлеше өчен Исәнбай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза Касим кызы Ханнанова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне аңа район хакимиятендә район башлыгы Валерий Макаров тапшырды.  

 

Матур традиция буенча,  быел да ТРның экология һәм табигать байлыкларын саклау министрлыгы санитар икеайлык кысаларында территорияләрне чистартуга тәгаенләнгән “Экояз – 2016“ бәйгесе игълан иткән иде. Район башлыгы Валерий Макаров узган атнада әлеге бәйге җиңүчеләрен бүләкләде.   

 

Сәхрә  авылында 90 яшьлек юбилейларына килеп җиткән кордашлар Сәүдә ИСЛАМОВА һәм Роза ИСЛАМОВА гомер көзләрен балалары янында уздырулары белән бик бәхетле. Туганнар да әле алар. Икесе дә Исламов фамилияле егетләргә кияүгә чыкканнар. Әмма язмышлары гына төрле булган.

Узган шимбәдә Әгерҗедән район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге 160 кешелек делегация Пермь крае Октябрь районы Енапаево авылы Сабан туен җыр-моңнары, татар, рус, удмурт, мари халыкларының дәртле биюләре белән бизәде. “Соңгы елларда мондый матур Сабантуй күргән юк иде әле. Рәхмәт әгерҗелеләргә!“ – диде Пермь крае губернаторы Виктор Басаргин.

 


12
июль, 2016 ел
сишәмбе

Хәзер законсыз төстә аракы сатучыны халык үзе фаш итә. Бу гамәл өчен акчалата бүләк тә каралган. 

Соңгы вакытларда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән шөгыльләнүчеләрдән “составында антибиотик барлыкны сәбәп итеп, сөтне эшкәртү предприятиесенә кабул итмәделәр“  дигән моң-зарны еш ишетергә туры килә. 

Авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясенең иң кызган чоры. 15 августка кадәр 21 сан алучы районыбыздагы 9594 объектны исәпкә алырга тиеш. Алар мал-туар, кош-кортны, җир кишәрлекләрен, бакчадагы яшелчәләрне, җиләк-җимеш агачларын һәм башкаларны махсус кодлар ярдәмендә бланкларга теркиләр.

 

Әлегә 200 һәм 2000 сумлык купюралар тышлыгына нәрсә төшереләсе билгеле түгел. Ләкин моны Россия халкы үзе хәл итәчәк. Шунысы мөһим: Казаныбыз да яңа төр кәгазь акча тышлыгына эләгергә мөмкин. Моның өчен татарстанлыларга тырышырга гына кирәк.


11
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Узган шимбәдә Әгерҗедән район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге 160 кешелек делегация Пермь крае Октябрь районы Енапаево авылында узган төбәк Сабан туены җыр-моңнары, татар, рус, удмурт, мари халыкларының дәртле биюләре белән бизәде.

 

Теләче районы Петровск авылындагы Питрау бәйрәменең оешу тарихы дистә еллар белән исәпләнелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International