Дүшәмбе көн Казанда Идел буе физик культура дәүләт академиясендә республика олимпиадаларында җиңүчеләр мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кулыннан Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар алдылар.
“Бу китабы белән ул исән чакта үз-үзенә һәйкәл салды“... Әлеге сүзләрне Исәнбай Мәдәният йортында Әлфирә ханым НИЗАМОВАның күптән түгел табадан төшкән “Әҗер“ китабын тәкъдим итү кичәсендә бик күпләр әйтте.
Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовларның кызлары Таңсылу һәм Зифа кечкенә кызлар арасында «Матурлык конкурсы»нда катнашканнар.
Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Әмма малай-кызларның иркен сулыш алырга әлегә вакыты юк. Алар ел дәвамында тупланган белемнәрен йомгаклау контроль эшләрендә күрсәтә. Быел мәктәп белән саубуллашучыларның исә дулкынлануы көннән-көн арта гына бара. Соңгы кыңгырау чыңы белән алар өчен иң җаваплы чор башлана бит.
“Көмеш телле гармун“ халык ансамбле Биектау районы Шәпше авылында “Иске Казан түгәрәк уены“ фольклор фестивалендә катнашты.
Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасе Әлфирә ханым Низамованың авылдашларына багышланган “Әҗер“ исемле китабы дөнья күрүен хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә Исәнбай Мәдәният йортында әлеге китапны тәкъдим итү кичәче узды. Кичәдә Әлфирә ханымның каләмдәш дуслары катнашты.
1 июльдән утка һәм газга тарифлар күтәрелә.
Ижаудан рейслар дүшәмбе һәм чәршәмбе башкарылачак, Казаннан - сишәмбе һәм җомга.
Җылылык системасына опрессовка уздыру һәм торбаларны юдырту сәбәпле, Идарәче компания кайбер күпкатлы йортларда кайнар су бирү вакытлыча туктатылуын хәбәр итә.