Шартлы рәвештә хөкем ителеп тә үзе өчен сабак алмаган гражданнарны төрмәгә озату очраклары белән безгә даими очрашырга туры килә.
Мариларның традицион “Семык“ республика бәйрәме быел безнең районда, Күләгәш авылында узачак.
22 май – Дәүләт Думасына сайлауларда “Бердәм Россия“ партиясеннән катнашачак кандидатларга алдан тавыш бирү көне.
18 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына узачак сайлауларда катнашу өчен Татарстаннан “Бердәм Россия“ партиясеннән барлыгы 62 кандидат теркәлде. Алар бу көннәрдә сайлаучылар белән очрашалар, халыкка борчыган көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү юлларын тәкъдим итәләр. 26нчы бермандатлы Чаллы сайлау округыннан кандидат Әлфия КОГОГИНА бу атнада Әгерҗе тимерьюлчылары белән очрашты.
Быел Татарстанда авыл җирлеге Советы биналарын капиталь төзекләндерү буенча өр-яңа дәүләт программасы тормышка ашырыла башлады. Аның кысаларында Иж-Бубый һәм Кодаш авылларында да биналар яңартыла.
Быел бердәм дәүләт имтиханнарына старт 27 майда география рус һәм әдәбияты фәннәреннән бирелә.
“Шаршады һәм Кодаш авыл җирлекләрендә диспансерлаштыру төгәлләнде“, дип хәбәр итә үзәк хастаханә баш табибының поликлиника буенча урынбасары Эдуард Овчинников.
22 майда 14 сәгать 21 минутта Әгерҗе вокзалына ЛДПРның махсус поезды киләчәк. Поезд пассажирлары – РФ Дәүләт Думасы депутатлары халыктан мөрәҗәгать һәм шикаятьләр кабул итәчәк. Поезд вокзалда 20 минут кына тора, шуңа мөрәҗәгатьне ЛДПР фракциясе җитәкчесе Владимир Жириновский исеменә алдан язып алып барырга кирәк.
Балаларыбыз зарыгып көткән җәйге каникуллар якынлаша. 25 майда мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау“ бәйрәмнәре гөрләячәк. Бу – инде уку елы тәмамланды дигән сүз. Өч ай буе укучы балагыз нишләр, кайда ял итәр, сәламәтлеген ныгытыр ничек, нинди файдалы эш белән шөгыльләнер?
“Манзара” музыкаль премиясе – GONGTV спорт һәм музыка каналы кысаларында уздырыла торган искиткеч масштаблы чара. Проектның асылы – танылган җырчылар үрнәгендә яшь, әле генә эстрадага аяк басып килүче иҗат әһелләренә юл күрсәтү, аларны тамашачыларга таныту.