“Агач утырту көне“ндә барлык татарстанлылар тирә-ягыбызны яшеллеккә күмү акциясенә кушылдылар. Әгерҗелеләр дә бу көнне оешма-предприятие территорияләренә, паркларга йөзләгән агач үсентеләре утырттылар.
20 майда сәгать бердә Исәнбай Мәдәният йортында Татарстан һәм Удмуртиянең Язучылар берлекләре әгъзасы Әлфирә Низамованың авылдашларына багышланган “Әҗер“ китабын тәкъдим итү кичәсе була.
Язгы чакырылышта беренчеләрдән булып Ватанны сакларга китүче егетләрне хәрби комиссариат бүлекчәсеннән озату тантанасы булды.
Казаннан Волгоградка очышлар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе ясалачак, ә Ижевскига - сишәмбе һәм җомга.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзалары һәм казыйлар катнашында җыелыш үтте. Анда Рамазан аена кагылышлы карарлар кабул ителде.
Вәсиләнең арабыздан китүенә өч айдан артык вакыт үтте. Тик бу югалтуга һаман да ышанып булмый. Әле дә булса радиода аның җырлары яңгырый, телевизордан клипларын күрсәтәләр...
Россия Гидрометеорология үзәге һәм башка фәнни-тикшеренү институтлары, агымдагы елның яз һәм җәй айларында һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын һәм, бәлки, алардан бераз югарырак булачагын фаразлый.
Инде хәбәр итүебезчә, Әгерҗенең “СтройГрад“, “МирСтрой“, “СтройГигант“, “ИжСтройСеврис“ төзелеш оешмалары һәм “Водоканал“ ширкәте җитәкчелеге беренче тапкыр иң яшь хоккейчылар арасында турнир уздырганнар иде.
Кырынды Мәдәният йортында узган “Асылъяр” татар музыка, җыр һәм бию ансамбленең ”Җырлап-биеп күңел ачыйк!” концертына авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров “Бәйрәмнәрнең бәйрәме бу!“ дигән бәя куйды.