14 майда Татарстанда “Урман утырту көне” узды. Безнең район әлеге акциягә җомга көнне үк кушылды.
Быел ул 21 майда, 922 нче елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итү көнендә уздырылачак.
Әгерҗенең “СтройГрад“, “МирСтрой“, “СтройГигант“, “ИжСтройСеврис“ төзелеш оешмалары һәм “Водоканал“ ширкәте җитәкчелеге беренче тапкыр яшь хоккейчылар арасында турнир уздырдылар. Әлеге тәкъдим белән “Водоканал“ ширкәте директоры – Әгерҗе хоккей федерациясе рәисе, ике улы Эмиль белән Адил дә әлеге спорт төре белән ныклап шөгыльләнүче Илдус Шәймөхәммәтов чыкты.
2016 – Татарстанда яман шеш авыруларына каршы ел дип игълан ителде. Бүгенге язмабыз – 40-50 яшьлек хатын-кызлар арасында аеруча киң таралган мастопатия авыруы турында.
Рәсәйдә зур сәяси кампания башланды. 18 сентябрьдә узачак Дәүләт Думасына сайлауларда “Бердәм Россия“дән катнашачак кандидатларны бөтен төбәкләрдә җирле халык үзе 22 майда тавыш биреп билгели. Бу якынча тавыш бирү йә праймериз дип атала.
Әгерҗе районы хуҗалыкларда язгы кыр эшләре дәвам итә.
ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, апрельдә Әгерҗе районында 25 сабый дөньяга килде: 9 малай, 16 кыз. Үлүчеләр ике тапкырга артык – 50: 8 хатын-кыз, 32 ир-ат.
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы Әгерҗедә яшәүче 88 яшьлек тыл ветераны Сәгъдия апа ШИАБИЕВА өчен гомер көзенең иң истәлекле һәм кадерле бәйрәме булгандыр, мөгаен. Район башлыгы Валерий Макаров, аңа сугыш ветеранының тол хатыны буларак, Энгельс урамында яңа йорттан фатир ачкычы тапшырды.
Бүген, 12 май көнне, халыкара шәфкать туташы көне билгеләнеп утелә. Тән ярасын дәвалау белән бергә өмете сынып барган кешеләрнең күңелләрен дә сихәтләндерүче әлеге изге җаннарны һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар тәбриклибез!