ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2016 ел
якшәмбе

  Һәр бала бәхетле булу өчен туа. Әмма сабыена бәхетле балачак бүләк итү урынына гомерен шешәдәш дуслары белән кәеф-сафа корып уздыруга багышлаган ата-аналар да бар әле арабызда. Аларның хәзерге заманда да ачлы-туклы, пычрак киемдә йөрүче баласында эшләре юк. Бала мондый әти-әнидән нинди тәрбия алсын?

 


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

71нче тапкыр Бөек Җиңү көнен каршыларга әзерләнәбез. Ни кызганыч, сугышта утны-суны кичкән мөхтәрәм ветераннарыбызның гына саны көннән-көн кими бара. Узган ел Җиңүнең 70 еллыгын 33 ветеран каршылаган булса, бер ел эчендә аларның 9ы вафат булды. Бүген якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәүче 24 сугыш һәм 619 тыл ветеранына, сугыш чоры балаларына хәерле гомер насыйп булсын.

Кеше тормышына куркыныч яный торган террорлык акты, шартлатырга, яндырырга әзерләнү турында ялган хәбәр тарату аеруча авыр җинаять булып санала.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  терлекчелек фермаларын үстерүгә юнәлтелгән грант алуга бәйге игълан итә.

III төбәкара Буби укуларында катнашкан Америка кунагы – Висконсинский университеты  профессоры Юлай Шамиль-оглының саф татар телендә : “Иж-Бубый мәдрәсәсе миңа үсмер чактан ук таныш. Анда уку-укыту Европа гимназияләре белән бер дәрәҗәдә булган“ дигән сүзләре Буби укуларының бөтен асылын ачып бирде. 

 

Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне алдыннан Казанда Татарстан муниципалитетларының иң яхшы хезмәткәрләре билгеләп үтелде. ТР Дәүләт Советында узган тантанада “Массакүләм

 

Бүген Әгерҗенең “Нур“ мәдрәсәсен тәмамлаучыларга тантаналы шартларда шәһадәтнамәләр тапшырылды.  Биш кардәшебезгә кызыл шәһадәтнамә, җидесенә яшел таныклык тапшырылды.  Бу аларга мәдрәсәдә туплаган гыйлемнәрен башкаларга да җиткерү мөмкинлеге бирә.

 

77 яшендә дә егетләрчә җитез хәрәкәтле, гармун телләрендә дә бармаклары биеп кенә торучы, үзе дә бик оста биюче һәм җырлаучы, режиссер, иҗат утында янучы, кыскасы, сәхнә тормышы белән яшәүче мәдәният ветераны Наил ага НӘБИУЛЛИН “Яшәү яме“ исемле дүртенче китабын тәкъдим итү кичәсенә иҗатташ дусларын җыйды.

 

21 апрель – җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре уңаеннан район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев котлау юлладылар.


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

“Ә сез Тукай шигырьләрен беләсезме? дип райондашларга мөрәҗәгать иттек.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International