ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Бүген 3нче шәһәр мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары мөгаллимәләре Илзидә Герасимова һәм Фәридә Муллахмәтова җитәкчелегендә “Әгерҗе хәбәрләре“ редакциясендә кунакта булып киттеләр. Газетаның баш мөхәррире Рәмзия Зарипова укучыларга редакция урнашкан бүлмәләрне күрсәтте, хезмәткәрләр белән таныштырды, газета чыгаруның нечкәлекләре хакында сөйләде.  

 

Иж-Бубый мәктәбендә мәгърифәтче Бубилар исемендәге кубокка волейбол ярышлары узды.

Барыбыз да көтеп алган Май бәйрәмнәре якынлаша. Юкка гына аны Яз һәм Хезмәт бәйрәме димиләр. Бу көннәрдә йорт-җирләрне чистартырбыз, бакчаларда казынырбыз. Иң мөһиме, Май бәйрәмнәрендә мәңгелек йортлардагы мәрхүм якыннарыбызның каберләренә зиярәт кылырбыз, чардуганнарын буяп, чәчәкләр утыртып, аларның рухларына дога укып, барыбыз өчен дә уртак булган мәңгелек йортны чистартып кайтырбыз.

Иж-Бубыйда III төбәкара Буби укулары узды. Анда Әгерҗе, Сарман районнарыннан, Чаллы һәм Бөгелмәдән 50гә якын укучы һәм укытучы катнашты. Кунакларны район башлыгы Валерий Макаров сәламләде. 


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Апрель аенда чисталык буенча 2 айлык игълан ителгән иде. Шул уңайдан Кадыбаш авыл җирлегендә зур өмәләр үтте.

 23 апрельдә Казанның “Пирамида“ күңел ачу комплексында  “Созвездие–Йолдызлык“ телевизион фестиваленең гала-концерты уза. Анда мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Иж-Бубыйдагы  Рузана Исламова җитәкчелегендәге  “Хыял“ бию төркеме дә чыгыш ясаячак.

Үзәк китапханәдә мәдәният ветераны Наил ага Нәбиуллинның “Яшәү яме“ дип аталган дүртенче китабын тәкъдим итү кичәсе узды. 

Быел районда 332 укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлый, шуның 191е – шәһәр мәктәпләрен. 10 сыйныфка калыргамы-юкмы, әллә көллият-техникумнарга китәргәме? Калган очракта кайсы мәктәпне сайларга? Шәһәр мәктәпләрендә укучыларның әти-әниләре өчен узган җыелышта сүз нәкъ менә шул турыда барды. 

Узган ел көтү кергәч Җәмиләбезне саттык. Әнә шул көннән башлап сыерсыз көн күрәбез.

Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе узды һәм җиңүчеләр игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International