Әгерҗедә яшәүче, быел Алтын туйларын билгеләп үтүче Фәнзилә–Заһретдин Вәлиевларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Госманова өйләренә барып котлады. Ул аларга район башлыгы Валерий Макаровның котлавын һәм бүләген тапшырды, изге теләкләрен җиткерде.
Ханты-Мансийскида биатлон буенча Россия Чемпионаты барганда әлеге спортны яратучы әгерҗелеләр үзебезнең якташыбыз – Байтуган авылында туып-үскән биатлончы Евгений ШАМЕЕВ өчен көч биргәннәрдер дип ышанам. Ул Удмуртиянең җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм матур уңышларга иреште.
30 апрельдә Әгерҗенең үзәк мәйданында бәйрәм алды ярминкәсе гөрләячәк.
26 апрель – мәңге үлмәс даһи шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы һәм Шигырь көне. Шул уңайдан 26 апрельдә көндезге сәгать 2дә Әгерҗедәге “Яшьлек“ ял паркына чакырабыз.
Һәр бала бәхетле булу өчен туа. Әмма сабыена бәхетле балачак бүләк итү урынына гомерен шешәдәш дуслары белән кәеф-сафа корып уздыруга багышлаган ата-аналар да бар әле арабызда. Аларның хәзерге заманда да ачлы-туклы, пычрак киемдә йөрүче баласында эшләре юк. Бала мондый әти-әнидән нинди тәрбия алсын?
71нче тапкыр Бөек Җиңү көнен каршыларга әзерләнәбез. Ни кызганыч, сугышта утны-суны кичкән мөхтәрәм ветераннарыбызның гына саны көннән-көн кими бара. Узган ел Җиңүнең 70 еллыгын 33 ветеран каршылаган булса, бер ел эчендә аларның 9ы вафат булды. Бүген якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәүче 24 сугыш һәм 619 тыл ветеранына, сугыш чоры балаларына хәерле гомер насыйп булсын.
Кеше тормышына куркыныч яный торган террорлык акты, шартлатырга, яндырырга әзерләнү турында ялган хәбәр тарату аеруча авыр җинаять булып санала.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелек фермаларын үстерүгә юнәлтелгән грант алуга бәйге игълан итә.
III төбәкара Буби укуларында катнашкан Америка кунагы – Висконсинский университеты профессоры Юлай Шамиль-оглының саф татар телендә : “Иж-Бубый мәдрәсәсе миңа үсмер чактан ук таныш. Анда уку-укыту Европа гимназияләре белән бер дәрәҗәдә булган“ дигән сүзләре Буби укуларының бөтен асылын ачып бирде.
Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне алдыннан Казанда Татарстан муниципалитетларының иң яхшы хезмәткәрләре билгеләп үтелде. ТР Дәүләт Советында узган тантанада “Массакүләм