Узган гасырның 90нчы елларында Удмуртия җирендә сибелеп яшәүче татарларны йокыдан уяткан, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребездә, бигрәк тә шәһәрдә яшәүче балаларда туган телгә, күркәм йолаларыбызга мәхәббәт уятучы, татар телендә иҗат итәргә этәрүче каләмдәш дусларыбыз “Яңарыш“ газетасының 25 еллык юбилейларын бәйрәм иттеләр.
Биектау башлангыч мәктәбе укучылары Халыкара кошлар көненә бик тырышып әзерләнделәр: рәсемнәр, әти-бабалары белән бергәләп сыерчык оялары ясадылар, кошларның тормышын өйрәнделәр.
Узган атнада Казанның “Казан ярминкәсе“ндә узган “Яшь профессионаллар“ WorldSkills Ачык төбәк чемпионатына мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина җитәкчелегендә безнең районнан да 50 кешелек делегация барды.
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗедә үзара салым тапшыру эшенең сүлпән баруына борчылуын белдерде.
9 апрельдә Мамадышта Бөтенроссия "Түгәрәк уен" фольклор фестиваленең зона этабы узды.
Әгерҗе районында Яшь педагоглар советы оешты. Аның җитәкчесе – 3нче мәктәптән Кристина Коробейникова.
23 апрельдә “АК БАРС-Мед“ страховкалау компаниясе 9-14 сәгатьләрдә поликлиникада (Гоголь урамы, 10а) “Пациентның хокуклары “ дип аталган акция уздыра.
Авылда эшсезлек арта барган заманда сала кешесе шәхси хуҗалыгын үстереп, аннан керем алсын, гаилә фермасы оештырсын, шәхси эшен ачсын өчен дәүләт нинди генә ярдәм күрсәтми хәзер. Әлеге дистәдән артык дәүләт ярдәме турында авылдашларына җентекләп аңлату, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт бирә торган ташламалы кредитларны, субсидияләрне алу өчен документларны әзерләүдә ярдәм итү авыл башлыклары өстенә йөкләнгән.
Районда иҗат һәм фольклор коллективлар арасында традицион “Мәдәни салават күпере“ смотр бәйгесе старт алды. Аның быелгысы бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлана.