ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2016 ел
якшәмбе

Мин татарча сөйләшәм. Ә син сөйләшәсеңме? Кызык сорау, әйеме?! “Татар булгач, ничек туган телеңдә сөйләшмисең инде?” Их, бөтен яшьтәшләребез дә шулай дип җавап бирсен иде!

 

Ветеринария хезмәткәрләре шәхси хуҗалыклардагы малларга диагностика һәм дәвалау-профилактика чаралары уздыра башладылар. Район ветеринария берләшмәсе белгечләре малларыгызга котыру, себер язвасына каршы прививкалар куячаклар. Бер үк вакытта йорт хуҗалары белән хайваннарыгызга ветеринария хезмәте күрсәтү буенча килешү төзиячәкләр. 

Без еш кына әтиләр – гаиләне туендыручы, ә бала тәрбияләү күбрәк әни җилкәсенә төшә, дибез. Әмма әтиләр дә, әниләр кебек үк, бала тәрбияләүдә төп рольне уйнарга тиеш бит.

11-15 апрельдә Әгерҗе районының тарих һәм мәдәни мирас музеенда Бүләк итү көне уза. Шундый ук акция музейның Иж-Бубыйдагы, Тәбәрледәге, Салагыштагы филиалларында да оештырыла.

 

Әгерҗе районы прокуратурасы “Нәүрүз“ ширкәтендә хезмәт хакын түләү буенча хезмәт законнарының үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында бу предприятиенең үз хезмәтчәннәренә декабрь ае өчен 2 миллион  90 мең сум бурычы барлыгы ачыкланды.

“Бытбылдык йомыркадан чыкканда бармак башы кадәр генә була. Чыгу белән алпан-тилпән килеп йөгереп тә китә. Авырлыгы 8-10 грамм гына булса да, шундый тере, күп ашый...“ Кырындыда яшәүче Фирая–Альфред СОЛТАНОВЛАР үз хуҗалыкларында үрчетә торган торган кошлар турында әнә шулай “тәмләп“ сөйлиләр.

 


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Безнең күршедә генә яшәгән, инде мәрхүмә Миңниса әби еш кына: “Менә безнең Сокман, Мукшур якларын барып күрсәгез иде әле сез. Авылыбыз матур, кешеләре күркәм“, – дип кабатларга ярата иде. Бу авылга беренче баруым булгангадыр, юлда күрше әбинең шушы сүзләре искә төште.

Район хуҗалыкларыннан Хөкүмәткә көн саен 58,3 тонна сөт озатыла. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 0,7 тоннага артык.

Ике ай элек Әгерҗедә “ЯР“ психология-педагогика үзәге ачылган иде. Шушы кыска гына вакыт эчендә бу үзәк бик күпләргә психологик ярдәм күрсәтергә өлгерде. Бирегә укытучылар да, балалары белән әти-әниләр дә мөрәҗәгать итә. 

Эшмәкәрләр, җитәкчеләр арасында үз кесәләре турында гына кайгыртмыйча, ятимнәр, инвалидлар, ялгыз өлкәннәр,  күпбалалы гаиләләр, мәчетләр, чиркәүләр, балалар йортлары, картлар интернатларына, туган мәктәбенә ярдәм итүче изге күңелле, олы йөрәкле затлар елдан-ел арта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International