23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә Исәнбайда ир-егетләр арасында волейбол ярышы узды.
Район спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре башлыклары арасында дартс бәйгесе узды.
Районда гына түгел, республикада көрәш бәйгеләрендә призлы урыннар яулаучы Көчек мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гадел Сабирҗанов районда “Ел спортчысы“ исеменә лаек булды.
Әгерҗенең үзәк мәйданында ярминкә гөрләп узды. Ир-егетләр бәйрәме алдыннан уздырылучы әлеге ярминкәне оештыруны Тирсә, Исәнбай, Сарсак-Омга, Кадрәк авыл җирлекләренә йөкләгәннәр иде. Әнә, Тирсәнең иң оста гармунчысы Альберт абый Муллахмәтов дәртле бию көен суза.
Калада яшәүче кайсы гына гаилә яхшы фатирлы булу турында хыялланмый икән?! Россиядә 2014 елдан башлап “Россия гаиләсе өчен торак“ программасы эшли. Аның кысаларында Татарстанда да 2017 ел ахырына кадәр 1,5 миллион квадрат метр мәйданда экономкласс торакны файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
“Сөембикә“ журналы үткәргән “Яңа тема тәкъдим ит һәм бүләк от!“ бәйгесенең җиңүчеләре арасында 1нче гимназия укытучысы Гөлнара Ногманова да булуын хәбәр иткән идек инде. Шушы көннәрдә Гөлнарага “Әгерҗе хәбәрләре“ редакциясендә бүләк тапшырылды. Ул журналга тәкъдим иткән яңа рубрика “Ялгызларның әйтер сүзе бар“ дип атала.
40 ел гомерен мәктәпкә багышлап, 95 яшенә килеп җиткән мәгариф ветераны безгә нәкь мәктәп дәресендәге кебек таләпчән тавыш белән: “Йә, әйтегез әле миңа Пифагор теоремасын“, – дигәч, “телсез“ калдык. Мәктәп тәмамлавыбызга 40 ел узган, ул теоремалар күптән инде баштан чыккан.
Әгерҗедә кышын үзәк урам юлларындагы чокырларны ремонтлап йөрүләренә гаҗәпләнмәдегезме?
Яңа елның беренче атнасында ук Лениногорск районында 27 яшьлек әниләре белән бергә биш сабыйның гомере куркыныч янгында өзелүе иң каты бәгырьле кешене дә тетрәндерми калмагандыр. Әлеге коточкыч фаҗигадән соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр авыл-шәһәрдә барлык күпбалалы һәм имин булмаган гаиләләрнең тормыш-көнкүреше белән якыннан танышып, аларда мондый фаҗигаләр булмасын өчен профилактик чаралар күрергә боерды.
6нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Рафилә Хафизова “Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә иң яхшы өйрәтүче“ бәйгесенең район этабы җиңүчесе булды.