Район хәрби комиссариатына якташ егетләребез хәрби хезмәтен үтүче бүлекчәләрдән хатлар еш килә. Бәйрәм уңаеннан аларның берничәсен сезнең игътибарга да тәкъдим итәргә булдык.
Татарстан җитәкчелеге авыл кешесе шәхси хуҗалыгын үстерсен, аннан үзенә керем алсын өчен нинди генә программалар уйлап тапмый?! Әнә, Президент Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында“гы Законга кул куйды. Авыл кешесенә шәхси хуҗалыгын үстерсен өчен тагын нинди ярдәм күрсәтеләчәк ?
20 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Әгерҗедә бәйрәм ярминкәсе уздырыла.
Быелгы “Ел укытучысы“ бәйгесенең финалы шуның белән үзенчәлекле булды: анда өч ир-егет һәм өч хатын-кыз мөгаллим җиңү өчен җан аттылар. Аларның өчесе – җитәкчеләр: Салагыштан Айдар Хөснетдинов – директор, 2нче мәктәптән Наталья Мөфтәхетдинова һәм 4нче мәктәптән Ирина Камалова – директор урынбасарлары.
Узган атнада бер төркем укучылар белән мин дә Казанда “IT-чемпион“ бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнаштым.
“И, туган тел, и, матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...“ Район үзәк китапханәсендә элемтәчеләр белән узган бәйрәм яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның әнә шушы шигъри юллары белән үрелеп барды.
Бүген Әгерҗе үзәк китапханәсендә туган тел һәм Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм узды.
Гомер көзен Әгерҗедә оныгы Рубин белән килене Айгөл тәрбиясендә уздыручы Мөсәвирә әби ХӘМИДУЛЛИНАны 90 яшьлек юбилее белән котларга Ижаудан, Алнаштан, туган авыллары Сәхрәдән биш улы килгән. Нинди авыр заманнарда да итәк тутырып балалар үстергән шул безнең татар хатыннары.
“Россия чаңгы юллары“ илебездә быел 34нче тапкыр уздырылды. Әлеге чарага елның-елында әгерҗелеләр дә бик теләп кушылалар. Әнә, районыбызда 1500ләп кеше бу көнне саф һавада чаңгыда җилдерде.
Әгерҗедә гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Нәкыя әби Ваҗетдинованы 90 яшьлек матур юбилее белән котладылар.