ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

Зур көндәшлек заманында яшәсәләр дә, күп кенә районнарда райполар ябылса да, Әгерҗедә дә, авылларда да район кулланучылар җәмгыяте кибетләре аякларында нык басып торалар әле.

 

Сарсак-Омгада туып-үсеп, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы Герое Борис ШАБАЛИН исеме ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылды. Январь аенда аның тууына 100 ел тулды.

2016 ел Россиядә Кино елы дип игълан ителде. Шул уңайдан РФ Мәдәният министрлыгы Кино фонды белән берлектә заманча кинотеатрлар булдыруга юнәлтелгән программа булдырды.


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Узган ел Тирсә авыл җирлегендә 250 кеше үзара салым акчасын тапшырмаган.  Һәр кешедән 200 сум җыелуын истә тотканда, бу – 50 мең сум дигән сүз. Моңа Хөкүмәтнең дүртәр сумын да өстәсәң, 250 мең сум килеп чыга.  Димәк, Тирсә җирлегендә 250 мең сумлык халык өчен файдалы эш башкарылмый калачак.

 

Декабрь аенда кар юк дип борчылсак, бу атна буе коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр тәүлек әйләнәсе кар-буран белән көрәште. Авыл кешесе дә, шәһәрдә үз йорты белән яшәүчеләр дә, бу көннәрдә һәр иртәдә кулларына көрәк  алып, ишеп-ишеп яуган карга каршы көрәшкә чыга. 

“Сарсак-Омгалыларның бердәмлегенә тора-тора сокланам. Моны сез бүген тагын бер кат расладыгыз“, – диде әлеге авыл җирелегендә узган гражданнар җыенында район башлыгы Валерий Макаров.

 


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

2015 елда Әгерҗе районында 20 мең квадрат метр торак тапшырылды. Торак йортлар төзүдәге уңышлары өчен район башлыгы Валерий Макаров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев адресына Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллиннан Рәхмәт хаты килде. Анда мондый сүзләр бар:

 

Әгерҗе районы эчке эшләр бүлеге 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Алар республикада үз категорияләрендәге хезмәттәшләре арасында икенче урынга чыктылар. Исегезгә төшерәбез, узган ел алар сигезенче позициядә иде. 

Хөкүмәт яңа ел башыннан пенсионерларга нинди генә “бүләкләр“ әзерләмәде?! Беренчесе, эшләүче пенсионерларның пенсиясен арттырырга акча җитмәде. Икенчесе, 2016 елдан пенсиягә чыгып, хезмәт ветераны статусына ия булучыларга күп кенә ташламалар булмаячак. Һәм инвалидлар өчен тагын бер яңалык. Аларга үз проблемалары белән мөрәҗәгать итү өчен ишекләр алышынды.

19 январьда православие динен тотучылар Качману бәйрәмен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International