Тирсәдә Расим Закиров истәлегенә багышланган Сәламәтлек көне узды. Чараның инициаторлары – Расим аганың туганнары.
Менә тагын бер ел финишка килеп җитте. Матур гадәт буенча без бу көннәрдә үтеп баручы елга нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә планнарыбыз белән уртаклашабыз. Яңа ел – һәрчак якты өметләр, ышаныч бәйрәме ул.
Кәҗә елы белән саубуллашырга санаулы сәгатьләр генә калып бара. Бусагада – Маймыл елы. Бу елда туганнарның коллективта үз кешеләр булуын, аларның маҗара эзләргә яратуларын, башларында мең төрле план, идея кайнавын ишеткән бар. Әйдәгез, Маймыл елында туганнарның үзләренә сүз бирик әле. Яңа елдан алар ни көтәләр икән?
Яңа ел алдыннан Әгерҗедә яңа фатирга күченгән Сергей һәм Марина ЕФИМОВларның шатлыклары эчләренә сыймый. “Шәһәр үзәгендә яңа фатирлы булу – бик зур бәхет. Бөтен илдә кризис дип чаң сукканда Татарстаныбызда авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерүгә юнәлтелгән программаның тулы көченә эшләве нинди зур шатлык. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка мең рәхмәт!“ – ди хуҗабикә Марина.
Татарстанда игълан ителгән “Полиция Кыш бабае бүләк өләшә“ акциясенә Әгерҗе районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды.
Иске Эсләк авыл җирлеге яна елга эзерлек эшләрен киң колач белән башлады. Иске Эсләк һәм Үтәгән авылында яңа туган баладан 17 яшькәчә барлык яшәүче балага Кыш бабай күчтәнәче атлар җигеп өйләренә өләште. Балалар Кар кызы һәм Кыш бабайга матур итеп шигырьләр сөйләде.
Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров Әгерҗедә һәм авылларда яшәүче барлык сугыш ветераннарына Яңа ел күчтәнәчләре әзерләде. Аларны хөрмәтле ветераннарга район Советы депутатлары тапшырды. Әгерҗе район Советы депутаты, “ЭнергоСервис-Әгерҗе“ ширкәте җитәкчесе Илфат Ямалиев Әгерҗедә гомер кичерүче мөхтәрәм сугыш ветераны Ефросинья Федоровага район башлыгының күчтәнәче белән бергә әлеге предприятие исеменнән дә бүләкләр тапшырды.
Яңа ел алдыннан ТНВ каналындагы иртәнге “Манзара“ тапшыруында Әгерҗедән каләмдәш дустыбыз, ике китап авторы, 1нче гимназия мөгаллимәсе Наилә ХАРИСОВАның ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан белән телевизор экранына чыгуын, якташыбызның иҗади бәйгедә җиңүен ишетеп бик тә сөендек.
Үтәгәндә гомер кичерүче 101 яшен 1 июльдә тутырган Нәсыйха апа НАСЫЙРОВАга якыннары шаяртып “сиңа әле 1,5 яшь кенә“ дип әйтәләр. Исән-сау булса Маймыл елында аңа 102 яшь тула.