ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Якты хыяллар, матур өметләр белән яңа 2016 елны да башладык. Хәерлегә булсын! Катлаулы ел көтүгә карамастан,  Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Татарстанда социаль юнәлештәге программаларның дәвам итәчәген белдерде. Әгерҗе районында нинди төзелешләр, төзекләндерү эшләре көтелә?  Район башлыгы Валерий МАКАРОВтан  без әнә шул турыда сөйләвен үтендек. 


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның озын яллары артта калды.  Ун көнгә сузылган кышкы каникулларда илебездә, республикабызда нинди яңалыклар булуын телевизор аша күзәтеп тордык.  Ә районыбызда ял көннәре тыныч-имин узганмы? Күпләр ял иткәндә эш урыннарында булып, иминлегебез, сәламәтлегебез сагында торганнарның үзләренә сүз бирик әле.

 

“Безнең терлек сую пунктында бәяләр түбән булсын өчен, без кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез“, – дип белдерде Наҗардагы терлек сую пункты хуҗасы Рәшит Шәйхетдинов аны ачу чарасында.   

Январь аеның беренче ункөнлегендә олуг юбилейларына килеп җиткән хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераннарына район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова Россия Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район башлыгы Валерий Макаровның бүләген тапшырды.

Бүген Прокуратура хезмәткәрләре көне.


9
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

Яңа 2016 елның беренче атнасы узып та китте. Бу атна күпләр өчен ял булса, район үзәк хастаханәсенең акушерлык бүлеге хезмәткәрләре – эш урыннарында. Алар инде өч нәни райондашыбызны якты дөньяга кабул итәргә өлгергәннәр. Бу көннәрдә кемнәр туган соң?

Тирсә мәктәбендә Расим Закиров истәлегенә багышланган Сәламәтлек көне узды. Анда районыбыз спорт сөючеләре волейбол, шашки һәм шахматта сыналдылар.

Олимпиадаларны үткәрү графигы белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында танышырга була


6
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елдан фатир өчен түләүләр кәгазендә тагын бер хезмәт язылачак: ул – каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару.

Шулай булуга карамастан, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коммуналь хезмәтләр өчен исәп-фактурасындагы гомуми сумма артмаячак дип ышандыра.

Әгерҗе районында иң озын гомерле кеше кем икән дигән сорау сезне дә кызыксындырадыр. Яңа ел алдыннан Әгерҗедә Энгельс урамында яшәүче Хәдичә әби янына юл тоттык. Ул  – 104нче яше белән баручы, Әгерҗедә иң озын гомерле Ак әби.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International