Узган атнада Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хәҗипов, Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре Тирсә мәктәбенә укучылар белән очрашуга килделәр.
ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда республика муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырылып килә торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды.
Район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗе тимер юл узелы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу уздырды. Эшлекле сөйльшүгә Горький тимер юлы начальнигының Ижау регионы буенча урынбасары Александр Лапшин да килгән иде. Очрашуда Әгерҗе шәһәр Советы депутатлары да катнашты.
Боз сараенда “Яңа ел белән, балалар!“ дип аталган театральләштерелгән шоу узды. Аңа район мәктәпләрендә белем алучы сәләтле укучылар белән бергә тәрбиягә алган гаиләләрдән дә балалар чакырылган иде. Чарада 600га якын бала катнашты.
23 декабрьдә Пәйгамбәребезнең туган көненә багышлап мәчетебездә мәүлид һәм салаватлар әйтү үткәрелде.
Сугышта утны-суны кичсә дә, 27 ел «Рассвет» колхозының партия оешмасы сәркатибе булып эшләсә дә, ул борын чөеп йөрмәгән, масаюны белмәгән. Исәнбайда гомер кичерүче сугыш һәм хезмәт ветераны Сәгыйть абый ТЮТИЕВны 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән авыл җитәкчеләре, аның белән бер чорда эшләгән кордашлары, шәкертләре «таләпчән, төгәл булса да, ул беркайчан да гадилеген югалтмады», диләр.
Күпләр без Яңа елны бурычларсыз каршы алырга күнеккән. Һәркемнең күңелендә:“Бурычсыз керсәң, яңа елда да бирәчәгең булмый“ йә “бурычыңны түләсәң, тынычлап йоклыйсың“ дигән ышану яши. Ә менә кайбер әгерҗелеләр Яңа елны ничек тыныч күңел белән каршы алырлар икән? Чөнки салым буенча Әгерҗе районында 2 миллион 535 мең сум бурыч бар.
Бүген район хакимияте бинасында “Әгерҗе шәһәре“ берәмлеге Советы утырышы булды.