ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның беренче кварталында Татарстанда яшәүчеләр Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләр Порталы аша 257 млн сумга 95 мең түләү башкарган.

Әгерҗе егетләре бүген Чечен Республикасында, Ульяновскида, Кизнерда, Екатеринбургта, Севастопольда контракт нигезендә хезмәт итәләр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәмен уздыру көннәре турындагы карарга кул куйды.
Якташыбыз – Кырынды авылы “сандугачы“ Венер Сәлимовның Әгерҗедә булачак концерты 29 апрельгә күчерелде. Яңа җырлар, дәртле биюләр белән баетылган концерт программасын карарга рәхим итегез!
“Район юлларында быел күп урында тоташ ремонт таләп ителә. Тик юлларны ремонтлау – зур чыгымнар сорый торган хезмәт, шуңа “аякны юрганга карап сузарга“ туры килә“, – ди “Брус“ җәмгыятенең Әгерҗе районындагы филиалы өлкән прорабы Минсәет Мәһәдиев.
Татарстан Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча министрлыкның “Кайнар линия”се ачылды

Казанда  педагогларның һөнәри осталыгын бәяләүче конкурслар уза башлады. Укытучылар “Иң яхшы математика укытучысы”, “Ел сыйныф җитәкчесе”, “Ел тәрбиячесе”  һәм “Педагог-китапханәче” номинацияләрендә ярышачаклар.

Кеше бу тормышта нинди генә катлаулы хәлләргә юлыкмый?! Урыннардагы кайбер түрәләрнең җан авазын ишетмәмешкә салышкан яки үз проблемасы белән япа-ялгыз калып, башын ташка орыр хәлгә килгәндә кемгә барып бәрелергә белми торган чаклары да була адәм баласының.


15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
“Мин татарча сөйләшәм“ акциясенә безнең редакция хезмәткәрләре дә кушылды. Әйдәүчеләр – 2нче шәһәр мәктәбе укучылары.

 Туган якка кошлар кайткан иң күңелле, иң матур вакытта буй җиткән егетләребез хәрби бурычларын үтәргә китәләр. Ярый әле, күпкә түгел, икенче язга кошлар белән бергә алар да туган йортларына кайтып җитәчәкләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International