ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Узган атнада район җитәкчелеге, депутатлар, Татарстан Республикасының  2030 елга кадәр стратегик үсеш программасы проектына тәкъдимнәрен җиткереп, фикер алыштылар.

28
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Быелның 15 ноябрендә Казан–Оренбург юлында Казанга баручы Әлмәт районы укучылары юл фаҗигасенә очрады. Балаларны озата баручы 43 яшьлек укытучының гомере һәлакәт урынында ук өзелүе, ә калган пассажирларның төрле тән җәрәхәтләре алуы барыбызны да тетрәндерде. Ә безнең районда балалар йөртү өчен билгеләнгән мәктәп автобуслары төзекме, аларда иминлек таләпләре ничек үтәлә? Балаларыбыз ышанычлы куллардамы? 
Тугыз кызлы бу ишле гаилә белән “Лукойл“ җәмгыяте нефть компаниясе оештырган бәйрәм тантанасына барырга туры килде. Әгерҗедән Казанга кадәр юл буе кызларны күзәтеп, аларга сокланып бардым. Олыраклары кечерәкләренә булышып, хәлләрен белешеп кенә торалар. Хәтта ике яшьлек Дашеньканың да юл буена бер тавышы да чыкмады. 
Авыл Мәдәният йортында эшләүче Фәридә Каюмова һәм Люция Ситдыйкова: “Каз өмәсе үткәрәбез, сез дә килегез“ дигәч, борынгыдан калган йоланы хәзер ничек уздыралар икән дип Кадыбашка юл тоттык.

23
ноябрь, 2013 ел
шимбә
25 ноябрьдә сәгать 2дә район Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты була.
Рәхим итегез!
“Халыктан җыйган сөтне сөт эшкәртү предприятиеләренә 17-18 сум белән тапшырсалар да, кайбер сөт җыючылар авыл кешесенә нибары 11-12 сум гына түлиләр. Нәфеснең чиге юк. Шуңа күрә авыл апае-агае мең газап белән җитештергән сөтне мондый түбән бәядән җыюга чик куябыз. Сөт җыючылар алдына барлык авылларда да халыктан сөтне 14 сумнан да ким булмаган бәя белән сатып алу бурычын куйдык“,  – диде район башлыгы Валерий Макаров киңәшмәдә.
Бүгенге авыл ничек яши? Авыл кешесен ниләр борчый? Аңа ничек ярдәм итәргә? Бу сорауларга “бер селтәнүдә“ генә җавап табу мөмкин дә түгел. Чөнки авыл халкын борчыган проблемаларның бихисап булуы беребезгә дә сер түгел.
Әгерҗедә элеккеге сөт-май комбинаты базасында “Әгерҗе сөте“ ширкәте ачылды.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы “2”легә укучыларны икенче елга күчермичә калдыруны бетерү турында приказ әзерләде. Хәзерге кагыйдәләр буенча бер “2”ле булганда гына сыйныфтан сыйныфка күчерәләр иде.
Узган ял көннәрендә бер-бер артлы булган фаҗигаләр барыбызны да тетрәндерде. Алексеевск районында һәм Түбән Кама шәһәренең промзонасында кулдан ясалган шартлаткычлар табылды. Яңа Чишмә районында православие динендәгеләрнең храмнарын ут төртеп яндырдылар. Ә Чистайдагы храмга төрткән утны вакытында күреп алып, сүндерергә өлгерделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International