ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2013 ел
чәршәмбе
Бригадалап сыер саву турында ишеткәнегез юктыр әле. Ә менә “Сарсак-Омга” ширкәтендәге сигез сыер савучы дүрт бригадага берләшеп эшлиләр.
25 майда шәһәр һәм авыл мәктәпләрен тәмамлаучы 164 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады. Иртәнге сәгатьләрдә барлык мәктәпләрдә тантаналы линейкалар узды.
Бу көннәрдә “Ак Барс–Әгерҗе” агрофирмасы белгечләре пай җирләре хуҗалары белән аларның кишәрлекләрен тагын биш елга арендага алу турында килешүләр төзү белән мәшгуль. Әлеге эшнең нечкәлекләре турында аңлатма бирүне сорап, агрофирманың баш юрисконсульты Эльза НУРГАЯНОВАга мөрәҗәгать иттек.
Тиздән хәрби хезмәткә чакырылучы Әгерҗе егетләре язгы чакырылышта солдатка китәчәк яшьләр өчен уздырылган республика спартакиадасыннан өченче урын алып кайттылар.
Агымдагы елда районда 13 янгын чыкты. Аларда ике кешенең гомере өзелде. Ә Татарстанда чыккан 1228 янгында 92 кеше һәлак булды.
1 июнь –  Балаларны яклау көне уңаеннан балаларны, яшь әти-әниләрне нәниләре белән  шәһәребездә узачак бәйрәм чараларына чакырабыз:
 БДИны тапшыру пункты – Әгерҗенең 1нче гимназиясе. Беренче мәҗбүри фән – рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын 170  укучы тапшырды. Шуларның 164е – мәктәпне быел тәмамлаучылар. Биремнәрне үтәү өчен укучыларга 3 сәгать ярым вакыт бирелде. Бу, башка еллар белән чагыштырганда, 30 минутка артык.
25 майны мөселман кардәшләребез озак вакыт матур хатирәләр белән искә алырлар әле. Бу көнне Изге Болгар җирендә Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүнең 1124 еллыгына багышланган бик матур чаралар узды.

24
май, 2013 ел
җомга
29 һәм 30 майда миграция мөнәсәбәтләре тармагында гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатында “кайнар линия” телефоннары эшли.
“Әгерҗе районы вәкилләре 23 май көнне Татарстан фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттахов белән очрашты. Министр милли мәктәпләргә тимәскә дип белдергән”. Бу хакта 24 майда “Азатлык” радиосы хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International