Татарстанда 55 мең мохтаҗ кешегә азык-төлек җыелмалары таратылачак. Безнең районда мондый җыелма 700дән артык гаиләгә биреләчәк.
Әгерҗе шәһәренең Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта мәктәбенең 2а сыйныфы укучылары өчен «Г.Тукай әкиятләре буенча» онлайн-квест рәвешендә сыйныф сәгате узды.
Кеше хайваннан Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыра аламы, яки, киресенчә, аны хайванга тапшыра аламы, дип сөйләде Казанда узган онлайн-конференциядә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы, баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов.
Маркетинг акцияләре белән вәгъдә акчалата бүләкләр Шактый Күп. Чыннан да, акчалата бүләкләр уйнатучы намуслы оешмаларны, сатып алучыга теге яки бу тауарны, алга таба акчалата призны түләмичә генә сатып алуны көчләп тагучы оешмалардан аеру кыен була. Күбесе безне очрата мондый проблема, кайчан нинди дә булса оешма игълан итә, аларны җиңүче дип вәгъдә итә, зур акчалата приз түләргә вәгъдә итү белән, товарларны дистанцион рәвештә почта аша сатып алу шарты белән. Товарны сатып алганнан соң приз түләнми, ә теге яки бу товарларны сатып алу буенча чираттагы тәкъдим кирәк. Вәгъдә ителгән отыш алу өмете белән, сатып алучы янә һәм янә кирәкмәгән сатып ала, әлегә призның алмаячагын аңламый, ә зур отыш вәгъдәсе алдау булып тора.
Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте 3 яшькә кадәрле балалары булган гаиләләр 5 мең сум акча түләүне сорап язган гаризаларын күпфункцияле үзәк аша тапшыра алу мөмкинлеге хакында хәбәр итә. Моның өчен гаиләнең ана капиталы алуга хокукы булуы шарт булып тора.
Заманча терлекчелек фермасының берсе дә заманча идарә итү программаларыннан башка нәтиҗәле эшли алмый. Эшлекле җитәкчеләр моны күптән аңладылар инде, чөнки фермада автоматлаштырылмаган исәпкә алу булмаса, барлык терлекчелек процессларын контрольдә тоту, анализлау һәм аларга идарә итү мөмкин булмас иде.
Узган тәүлектә Әгерҗе районында коронавирус буенча район штабына үзизоляция режимы белән бәйле 14 мөрәҗәгать кабул ителгән. Азык-төлек һәм дарулар алып кайтуга кагылышлы11 шалтырату булган.
Коронавирус буенча район штабының "кайнар линиясенә" барлыгы 15 мөрәҗәгать керде. 8 кеше азык-төлек продуктларын китерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте.
Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан Пенсия фондының территориаль органнарында гражданнарны алдан язылу ысулы буенча гына кабул итәләр. Бу хакта Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте хәбәр итә.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһәрендә Пенсия фондының районара бүлеге җитәкчелеге белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.