Әгерҗе районында вирус белән зарарлануның яңа очраклары ачыкланмады.
30 марттан Россиянең күп кенә төбәкләре төрле яшьтәге кешеләр өчен мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертә башладылар. Бу илдә коронавирус инфекциясенең таралуын тоткарлау өчен эшләнде. Әмма барлык кешеләр дә өйдә утырырга теләми, барыннан да элек, балаларны үз-үзләрен изоляцияләү режимында тоту авыр. Соңгы вакытта балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозу очраклары ешайды, дип хәбәр итә кдн һәм зп баш белгече К.А. Обухова.
Әгерҗедә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясе старт алды.
22 апрельдә 8 тәрбияләнүче Хәтер һәм Дан стенасын рәсмиләштерде, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның биографиясен, аларның Ватан алдындагы казанышларыннан альбом ясадылар.
- Тәүлек эчендә кизү частенә 16 хәбәр килде. ЮХИДИ линиясе буенча 9 беркетмә төзелде. 5 беркетмә территориядә югары әзерлек алып бару кагыйдәләрен үтәмәгән өчен төзелде (РФ КоАП 20.6.1 ст.), - дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге башлыгы Айнур Вәлиев.
Карантин чаралары тәмамлануны якынайту өчен нәрсә эшләргә кирәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында дача сезоны башлануга әзерләнү буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.
Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус эпидемиясе шартларында терлекчелек һәм эшкәртү предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итүгә багышланган киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
2020 елда Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы буыны турында шәхси хәтерне саклап калу акциясе онлайн узачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен грантлар бирүгә мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 5 млн сум булачак. Төп таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгы оешуга 2 елдан артык булмаска тиеш.