19 апрель көнне Шаршады авылы китапханәсе “Китапханә төне” Бөтенроссия акциясендә катнашты. Китапханәче катнашучыларга китап укуга булышлык итүче киң масштаблы "Китапханә төне" акциясе турында мәгълүмат җиткерде. Акция «Яулыклы-чиста күңелем” исеме астында үтте.
2019 нчы елның 1 нче апреленнән 31 нче маена кадәр билгеләнгән авыл җирлеге территориясен чистарту һәм тәртипкә китерү икеайлыгы кысаларында авылларда өмәләр үтте. Авыл җирлеге, клуб-китапханә, ФАП хезмәткәрләре, мәктәп коллективы үз территорияләрен тәртипкә китерүдә активлык күрсәттеләр. Шулай ук авыл урамнарыннан да чүп җыю оештырылды.
2019 елның 3 ае эчендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Дәүләт җир күзәтчелеге бүлеге инспекторлары тарафыннан җир законнары таләпләрен үтәү буенча 3842 тикшерү чарасы үткәрелде.
Беренче майга кадәр санаулы көннәр калып бара. Һәр оешма һәм предприятие алдында торган төп бурыч-беркетелгән территорияләрне тәртипкә китерү.
"Авангард" Яшьләр үзәгенең "Хыял" бию ансамбле (җитәкчесе Рузана Исламова) "Созвездие – Йолдызлык" телевизион яшьләр фестиваленең ике этабын узды.
Быел илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршы ала.
2019 ел тимерьюлчылар өчен аеруча истәлекле: локомотив һәм станция 100 еллык юбилейларын каршы ала. Тарихи юбилей елында Тимерьюлчылар шәһәре көне августның беренче шимбәсендә – 3се көнне зур колач белән узачак.
Әгерҗе хоккейчысы Максим Грошев уйный торган Россия командасы Дөнья чемпионатында икенче җиңүен яулады.
Вокзал урамы буенча иске бараклар янында (9, 10 номерлы йортлар) кешеләр табигый чүплек корды.
Бүген, 18 апрельдә Дәүләт Думасы "Ипотека каникуллары" турында закон проектын ахыргы укылышта кабул итте.