ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

Язын иң популяр ризыкларның берсе - суган пәрәмәче, суган бәлеше. Бакчада көздән утыртылган суганның ямь-яшел кыяклары үсеп чыкты, димәк, суган пәрәмәче пешерү өчен иң кулай вакыт.

Үтәгәннән аш-су остасы Миләүшә МУЛЛАХМӘТОВАның аш-суга осталыгы әнисе Фәния ханымнан күчкәндер. Гомере буе балалар бакчасында пешекче булып эшләгән Фәния апа авылда да мәҗлесләргә бик тәмле камыр ризыклары әзерли торган була.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе составында спирт булган азык-төлеккә кермәгән продукцияне, спирт һәм азык кушылмаларын һәм хушисләндергечләрне ваклап сату очракларын белсәгез, “кайнар линия“гә шалтыратуыгызны сорый.

Күрше республикада яшәүче милләттәшләребез Сабан туен июньнең икенче яртысында бәйрәм итәчәк.

Районыбызның мөхтәрәм аксакал язучысы Габдулла ага ГАЛИЕВның фани дөньядан китүенә кырык көн. Аны хөрмәт итүчеләр, иҗатын яратучылар күңелендә ул әле күп еллар шундый гади, эчкерсез, тыйнак һәм бик тә зирәк булып сакланыр.

Әгерҗедә базар бәяләре нинди? Саннарга күз салыйк.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм «ДУМ РТ Хадж» Татарстандагы рәсми хаҗ-операторы урта гомумбелем бирү мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында «Минем халкым, минем динем» дип исемләнгән бәйге игълан итә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исәнбайның «Ак калфак» оешмасына йөрүче кырыктан артык ханым Болгар җиренә сәяхәткә бардылар.

 

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев әлеге авылның хөрмәтле тыл ветераны Хаҗәр әби Галиеваны 90 яшьлек олы юбилее белән котладылар.


22
май, 2018 ел
сишәмбе

Район Мәдәният сараенда “Укучының мәдәни көндәлеге“ проектына йомгак ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International