ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Болгар Ислам академиясендә уздырылган “Имамнар өчен дини мөселман оешмалары белән идарә итү теориясе һәм практикасы“ дип аталган укуларда Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, Төрдәле мәчете имамы Зөфир хәзрәт Зарипов катнаштылар.

Бер төркем дин кардәшләребез Татарстан Диния нәзарәтендә дини курсларда гыйлемнәрен камилләштерделәр.

Күләгәштә туып-үскән Александр Васильев Ижауда узган дүрт сәгатьлек марафонда катнашты.

Язның беренче ае ахырына якынлашса да, көннәр әле һаман ныклап җылытырга ашыкмый. Метеорологлар апрельнең беренче көннәрендә дә төнге температура  минус булачак дип фаразлый.

Әгерҗенең “пятачок“ өлешендә “Тоннель“ операциясе кысаларында транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне тикшерделәр.


30
март, 2018 ел
җомга

Әгерҗе балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнгән хоккейчы Максим Грошев 2001 елгылар арасында Россия чемпионы булды.

Бүген Ижауда “Татар кызы-2018” республика конкурсының йомгаклау туры уза.

Районыбызның иң матур, сәләтле сигез гаиләсе 3нче мәктәптә узган “Талант гаиләдә туа“ дип аталган бәйгедә чыгыш ясады.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында узган “Талант гаиләдә туа“ бәйгесенең йомгаклау туры 3нче мәктәптә узды һәм анда 8 гаилә катнашты.

1нче апрельдән социаль пенсиянең уртача күләме 9 мең 62 сум булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International