ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Әгерҗедә “Олимп“ спорт комплексы ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

 

Иртәгә сәгать 9да районыбыз җитәкчеләре, мәгариф идарәсе белгечләре, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар, мөгаллимнәр Девәтернә мәктәбенең 100 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнаша.

 

Алабугада авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча узган төбәкара семинар-киңәшмәдә безнең районнан да район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин, авыл җирлекләре башлыклары катнаштылар.

 

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Әгерҗе районында татарча көрәшне үстерүгә керткән зур өлеше өчен тренер Альфред Муллаян улы САБИРҖАНОВны Татарстан Республикасы көрәш Федерациясенең Рәхмәт хаты һәм исемле сәгать белән бүләкләде.

 

Мәктәп – туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул. “Үз мәктәбенең тарихын белмәгән авылның киләчәге өметсез”, дибез без. Исәнбай мәктәбе бу көннәрдә үзенең 120 еллык зур юбилеена әзерләнә. 

18 ноябрьдә Рабигыль-әүвәл ае башланды. Ул айда пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килгән. Әлеге уңайдан мәхәлләләрдә нинди чаралар үткәрелә, район мөхтәсибәте тагын нинди эшләр планлаштыра – шуларны уртага салып сөйләшү өчен районыбызның имам-хатиблары Кырынды мәчетенә җыелдылар.

 

Көчек Мәдәният йорты каршында Наил Таҗиев җитәкчелегендә эшләүче “Сүнмәс дәрт“ ансамбле, Питрәч районында узган “Төп йорт“ республика бәйге-фестивалендә катнашып, “Фольклор“ номинациясендә беренче урын алды.

 

Түбән Новгородта Идел буе федераль округы буенча каты куллылар арасында узган ярышта беренче-бишенче урыннарны алган Әгерҗе спортчылары январьда Екатеринбургта булачак Россия беренчелегендә катнашу хокукы алды.


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Әгерҗедә бер генә объектның эшли башлавын да болай зарыгып көткәннәре юк иде әле. Сүзебез – бассейн хакында. Әмма “Олимп“ – ул бассейн гына түгел. Биредә сәламәтлекне ныгыту өчен бик күп мөмкинлекләр бар.

 


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Әгерҗедә “Орешник“ ял паркына керү уңаенда кыска гына вакыт эчендә матур бина калкып чыгуына күпләр игътибар иткәннәрдер.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International