1 октябрьдән Россиядә көзге чакырылыш башланды. Ул 30 декабрьгә кадәр дәвам итә. Бу чакырылышта хезмәткә алынырга тиешле 197 егеткә повестка тапшырылды инде. Шуларның 41е бик тиздән илебезнең төрле почмакларына хәрби бурычын үтәргә китә.
Бик тиздән районда мәгариф идарәсе оешуга 90 ел тулуны зурлап бәйрәм итәчәкләр. Шул уңайдан педагоглар өчен нәшер ителә торган “Мәгариф“, “Гаилә һәм мәктәп“ журналларының да октябрь саннарының күп өлеше Әгерҗе районының мәгариф тормышына багышланды.
5 ноябрьдә 9 сәгатьтә “Нур“ мәчете мәдрәсәсендә Коръән уку бәйгесе була.
Менә бу торт өстенә шоколадтан ясалган туфли куелган. Ә монысы танк формасында килеп чыккан. Ике аккошлысы яшь парларга атап ясалган. Арада төрле чәчәклеләре, мультфильм геройлылары да бар. Якыннары һәм туганнарының яшенә, холкына карап ясый ул аларны. Хәзер инде бәйрәмнәрдә кибеттән торт сатып алуны күз алдына да китерми Гөлия. Нинди дә булса истәлекле көн якынлаша икән, фантазиясен генә эшкә җигә.
Әгерҗедә яшәүче 83 яшьлек Халидә апа ГОБӘЕВА үстергән кишерләрне күргәч “тел шартлатасың“. Берсе-берсе 700әр грамм авырлыкта аларның.
ГЫЙМАЗОВ Камил Вәгыйзь улы ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы – бүлек начальнигы итеп билгеләнде.
Бу көннәрдә 2016 ел өчен салым кәгазьләре килә башлады. Аларны кулга алгач, халыкта салым түләүгә кагылышлы сораулар да туа. Аеруча еш очрый торганнарын ТР буенча 9нчы районара инспекциянең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Ольга АЛЬМИКЕЕВАга юлладык.
“Таттелеком“ җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Имин ишегалды“ проекты ярдәмендә быел Әгерҗедә ун күпкатлы йортка 28 видеокамера урнаштырылды. Әмма шәһәрдә мондый камера 91 йортка куелырга тиешлеген исәпкә алганда, бу – бик аз сан.
Ел саен миллионлаган кеше сезонлы грипп белән авырый. Шуңа карамастан прививка кампаниясе вакытында күпләрдә “прививканы куйдырыргамы, юкмы“ дигән сорау туа.
Быел үзара салым акчаларына башкарылачак эшләр исемлегенә Әгерҗе елгасын чистарту да кертелде.