ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

10 сентябрьдә иртәнге сәгатьләрдә үк Әгерҗенең Үзәк мәйданында Корбан бәйрәменә багышланган ярминкә гөрләячәк. Сатуда тере балык, бытбылдыклар һәм аларның йомыркаларынна тыш, ит, ашлык, бал, печән, салам һәм башка көзге нигъмәтләр булачак.   

 

Авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе төгәлләнде.  21 сан алучы районыбыздагы 9594 объектны исәпкә алдылар. Аларның һәрберсе көнгә 10-15 хуҗалыкта булдылар. Сан алучылар мал-туар, кош-корт, җир кишәрлекләрен, бакчадагы яшелчә, җиләк-җимеш агачларын теркәделәр.

“Мондагы шартлар кайбер шәхси хуҗалыкларда да юктыр әле“, – диде район башлыгы Валерий Макаров “Наҗар“ ярдәмче хуҗалыгындагы капиталь төзекләндерелгән терлек биналарын караганнан соң.


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

5-11 сентябрь көннәрендә Татарстанда “Игелек атналыгы” акциясе уза. Җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үтәчәк. Күп кенә танылган татарстанлылар әлеге акциягә кушылды да инде.

Хатын-кыз итәк астыннан йә кибеттә фанфуриклар сатучылар турында  улы яки иренең эчүе тәкем үзәгенә үткәч кенә ышаныч телефонына ярдәм сорап шалтырата. Быел район башкарма комитетындагы ышаныч телефонына шундый 30 мөрәҗәгать кергән.

Быел “Наҗар“ хуҗалыгында күп кенә уңай үзгәрешләр булган: бер сыер абзары капиталь төзекләндерелгән, бозаулар торагы үзгәртеп эшләнгән. Силос-сенаж траншеясы ремонтлангаан.

Саулыкның иң зур байлык икәнлеген һәркайсыбыз яхшы белә, тик кайберәүләр даими тикшертеп торырга кирәклеген генә оныта. Быел диспансеризация узарга тиешле 5613 райондашыбызның әлегә 3585енең генә сәламәтлеген бушлай тикшертү мөмкинлегеннән файдалануы шул хакта сөйли.


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Хаҗ вакытында Согуд Гарәбстанының гражданлык оборонасы комитетының 17 мең хезмәткәре тәртип саклаячак.

Мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларны шимбә көнгә укулардан азат итәргә телиләр. Депутатлар Дәүләт Думасына шундый тәкъдим белән чыккан.

Әнинең вафатына инде өч елдан артык вакыт узса да, мин бу сорауны үземә бик еш бирәм.  Бигрәк тә гомеренең соңгы минутларында әнинең яткан килеш кенә намаз укуы күз алдына килә дә ирексездән күзгә яшь тула.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International