ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2016 ел
җомга

Рәсәйдә зур сәяси кампания башланды. 18 сентябрьдә узачак Дәүләт Думасына  сайлауларда “Бердәм Россия“дән катнашачак кандидатларны бөтен төбәкләрдә җирле халык үзе 22 майда тавыш биреп билгели. Бу якынча тавыш бирү йә праймериз дип атала.


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Әгерҗе районы хуҗалыкларда язгы кыр эшләре дәвам итә.

 

ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, апрельдә Әгерҗе районында 25 сабый дөньяга килде: 9 малай, 16 кыз. Үлүчеләр ике тапкырга артык – 50: 8 хатын-кыз, 32 ир-ат.

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы Әгерҗедә яшәүче 88 яшьлек тыл ветераны Сәгъдия апа ШИАБИЕВА өчен гомер көзенең иң истәлекле һәм кадерле бәйрәме булгандыр, мөгаен. Район башлыгы Валерий Макаров, аңа сугыш ветеранының тол хатыны буларак, Энгельс урамында яңа йорттан фатир ачкычы тапшырды.

 

Бүген, 12 май көнне, халыкара шәфкать туташы көне билгеләнеп утелә. Тән ярасын дәвалау белән бергә өмете сынып барган кешеләрнең күңелләрен дә сихәтләндерүче әлеге изге җаннарны һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар тәбриклибез!

Бу көннәрдә авылларда физик затларның үзйөрешле машиналарына – трактор, комбайн, экскаватор, йөк төягеч машина һәм прицепларга техник күзәтү уздырыла.

 

Бүген төнлә хәрби комиссариат бүлегеннән егетләрне тантаналы рәвештә армия сафларына озаттылар.

 


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Район башлыгы Валерий Макаров кичә җитәкчеләр белән уза торган эшлекле киңәшмәне “Локомотив“ стадионында үткәрде.

 

12 майда Әгерҗедә Спорт (6-40), Луговая (1-15), Яңа (1-35) урамнарында 9-12 сәгатьләрдә, Заводская (29-41) урамында 13-17 сәгатьләрдә, 13 майда Әгерҗедә К.Маркс урамы, 12, 14нче, Гагарин урамы 11нче йортларда 9-13 сәгатьләрдә, Гагарин (41-73, 12, 14), М.Горький (10, 53-76), Сәетов (2-7) урамнарында, II Гагарин тыкрыгында (1-9) 13-17 сәгатьләрдә ут булмый. 

 

“Мондый темплар белән эшләгәндә, быел да язгы чәчүне узган елдагы кебек вакытында төгәлләргә мөмкин булыр, мөгаен. Көннәрен генә бирсен Ходай”, – диләр авыл хезмәтчәннәре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International