ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Районыбызның хәрби-диңгез флоты ветераннары – Иж-Бубыйдан Раиф Гәрәев, Исәнбайдан Илфат Ямалиев, Тирсәдән Илнур Фәсхетдинов Казанның Җиңү паркында узган бәйрәмдә катнаштылар. 


10
май, 2016 ел
сишәмбе

Иске Эсләк  авыл җирлегендә  Бөек Җиңү бәйрәме  эчтәлекле һәм бик күркәм үтте.

Без халкыбызның иң якты, олы бәйрәмен БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 71 еллыгын бәйрәм иттек. Бу бәйрәм һәр гаилә , һәр кеше өчен аеруча кадерле, изге бәйрәм.

6 нчы май көнне Шаршады авылы җирлегендә   тыл  ветераннарына бүләкләр, Татарстан президентының котлау хаты  һәм  тыл  ветераннарына  багышлап  бастырылган “Татарстан Республикасы тыл геройлары” дип исемләнгән  китап тапшырылды.

7 нче  май көнне Шаршады авылы җирлегендә  Бөек  Җиңүнең 71 еллыгына  багышланган  митинг  һәм бәйрәм концерты булып узды.

Әнә, сугышта катнашкан бабалары, якыннарының, тыл хезмәтчәннәренең, 250 укучы мәйданга керә. Һәр сурәт астына батыр якташларыбыз турында мәгълүмат язылган. Бу үсеп килүче буынның бабалары батырлыгын бүгенгәчә онытмавы турында сөйли. Күңелләрдә батыр якташларыбыз белән горурлану хисе туа.

Илебез 71нче җылы, кояшлы язы өчен сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән каһарман ветераннарыбызга, тылда җигелеп тормыш алып барган, җиңүне якынайту өчен соңгы сынык икмәген дә фронтка озатырга әзер булган тыл хезмәтчәннәренә олы рәхмәтле.

 


8
май, 2016 ел
якшәмбе

Ямьле язлар белән бергә Бөек Җиңүнең 71 еллыгы да килеп җитте. 9 Майда Әгерҗе шәһәрендә булачак бәйрәм чараларына рәхим итегез, хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, шәһәрдәшләребез һәм кунаклар!

“Безнең төп максат – кешеләргә бер-берсе белән сөйләшү, аралашу мөмкинлеге тудыру. Шуны күзаллап, заманнан артта калмаска тырышып эшлибез“, – ди район электр элемтәсе узелы (РУЭС) начальнигы Әсгать Садыйков.

“Очрашкан саен сезгә хөрмәтем арта гына бара. Безгә, яшь буынга, сездән бик күп нәрсәләргә өйрәнәсе бар әле“. Район башлыгы Валерий Макаров Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырганда әнә шул сүзләргә аеруча басым ясады. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International