Әгерҗе, Чаллы, Алабуга, Зәй, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Тукай, Менделеев – барлыгы тугыз районның прокуратура хезмәткәрләре Зәйдә оештырылган зона спартакиадасында осталыкта, җитезлектә сыналдылар.
Районда яшәүче сугышта катнашучыларга, һәлак яки вафат булган ветераннарның тол хатыннарына – барлыгы 222 ветеранга 3 майга кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләкләрен тантаналы шартларда тапшырачаклар.
Әгерҗедән Красный борга бару уңаенда Иж күперенең сул ягындагы урында ел әйләнәсе балыкчылар ял итүенә игътибар иткәнегез бардыр. Ә менә узган җомгада әлеге урыннан бер трактор арбасы чүп җыеп түктек дисәк, ышанырсызмы?!
Быел Чернобыль атом электр станциясендә реактор шартлауга 30 ел. XX гасырның иң зур экологик фаҗигасе булган шартлау нәтиҗәләрен бетерүдә безнең районнан да 19 ир-егет катнашты. Ни кызганыч, бүген аларның 10сы гына исән.
Бүген, 26 апрельдә, мәңге үлмәс даһи шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы һәм Шигырь көне. Шул уңайдан көндезге сәгать 2дә Әгерҗедәге “Яшьлек“ ял паркына килергә онытмагыз.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган Указ нигезендә, быелгы Тукай премиясе җиңүчеләре:
Әгерҗедә туып-үскән, 3нче мәктәптә белем алган, бик кечкенәдән бию белән шөгыльләнгән, хәзер Алабугада яшәүче Гөлназ ӘНДӘРҖАНОВА–ШАКИРОВА Татарстанның “Бриллиант кәләше–2016“ фестивале җиңүчесе булды.
Россия тимер юллары җитәкчелеге 1 июньнән алып 31 беренче августка хәтле 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга плацкарт һәм гомуми вагоннарда билетларга 50 процент ташлама кертергә карар кылды. Моңарчы балалар ташламалы йөрү хокукыннан уку дәверендә – 1 сентябрьдән 31 майга кадәр генә файдалана ала иде. Шул рәвешле, хәзер мәктәп укучылары поездларда ел дәвамында ярты бәягә сәяхәт итә алачак.
Рыс авылында туып-үскән якташыбыз, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан үзәге баш табибы Рамил Габделхак улы ТУРАЕВ халык сәламәтлеген саклауга керткән зур өлеше һәм озак елларга сузылган намуслы хезмәте өчен ТР Президенты Указы белән “Намуслы хезмәт өчен“ медале белән бүләкләнде.