ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Сусаклагыч зоналарны саклау елы һәм санитар-экологик икеайлык кысаларында Иж елгасы буен чистарту буенча өмә узды.

 

Язгы чакырылышта 36 яшь егет солдат каешы буачак. Шуларның 16сы “Авангард“ка “Армиягә чакырылучы көне“нә килде.

 

Казанда «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының дүртенче форумы ачылды. Татарстан башкаласына республиканың 43 районыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, 22 ерак һәм якын чит илләрдән 500 артык делегат килде.

 

Бу көнне шәһәр һәм авыл китапханәләрендә китап дөньясына сәяхәт итәргә, истәлекле даталарга багышланган әңгәмәләргә кушылырга, китап укучылар белән бәхәскә керергә теләүчеләр күп булды. Могҗиза һәм маҗараларга бай чаралар әзерләгән китапханәчеләр, һәркемне ачык йөз белән каршы алып, китап дөньясына алып кереп киттеләр. 


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Шаршады авылы китапханәсендә ГабдуллаТукайның 130 яшьлек юбилеена багышланган “Тукай шигырьләре яхшылыкка,матурлыкка өнди” дип исемләнгән шигырь конкурсы узды.


24
апрель, 2016 ел
якшәмбе

Әгерҗедә яшәүче,  быел Алтын туйларын билгеләп үтүче Фәнзилә–Заһретдин Вәлиевларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Госманова өйләренә барып котлады.  Ул аларга район башлыгы Валерий Макаровның котлавын һәм бүләген тапшырды, изге теләкләрен җиткерде.

 

Ханты-Мансийскида биатлон буенча Россия Чемпионаты барганда әлеге спортны яратучы әгерҗелеләр үзебезнең якташыбыз – Байтуган авылында туып-үскән биатлончы Евгений ШАМЕЕВ өчен көч биргәннәрдер дип ышанам. Ул Удмуртиянең җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм матур уңышларга иреште.

 

30 апрельдә Әгерҗенең үзәк мәйданында бәйрәм алды ярминкәсе гөрләячәк.

26 апрель – мәңге үлмәс даһи шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы һәм  Шигырь көне. Шул уңайдан 26 апрельдә көндезге сәгать 2дә Әгерҗедәге “Яшьлек“  ял паркына чакырабыз.

  Һәр бала бәхетле булу өчен туа. Әмма сабыена бәхетле балачак бүләк итү урынына гомерен шешәдәш дуслары белән кәеф-сафа корып уздыруга багышлаган ата-аналар да бар әле арабызда. Аларның хәзерге заманда да ачлы-туклы, пычрак киемдә йөрүче баласында эшләре юк. Бала мондый әти-әнидән нинди тәрбия алсын?

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International