ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Узган ел Тирсә авыл җирлегендә 250 кеше үзара салым акчасын тапшырмаган.  Һәр кешедән 200 сум җыелуын истә тотканда, бу – 50 мең сум дигән сүз. Моңа Хөкүмәтнең дүртәр сумын да өстәсәң, 250 мең сум килеп чыга.  Димәк, Тирсә җирлегендә 250 мең сумлык халык өчен файдалы эш башкарылмый калачак.

 

Декабрь аенда кар юк дип борчылсак, бу атна буе коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр тәүлек әйләнәсе кар-буран белән көрәште. Авыл кешесе дә, шәһәрдә үз йорты белән яшәүчеләр дә, бу көннәрдә һәр иртәдә кулларына көрәк  алып, ишеп-ишеп яуган карга каршы көрәшкә чыга. 

“Сарсак-Омгалыларның бердәмлегенә тора-тора сокланам. Моны сез бүген тагын бер кат расладыгыз“, – диде әлеге авыл җирелегендә узган гражданнар җыенында район башлыгы Валерий Макаров.

 


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

2015 елда Әгерҗе районында 20 мең квадрат метр торак тапшырылды. Торак йортлар төзүдәге уңышлары өчен район башлыгы Валерий Макаров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев адресына Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллиннан Рәхмәт хаты килде. Анда мондый сүзләр бар:

 

Әгерҗе районы эчке эшләр бүлеге 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Алар республикада үз категорияләрендәге хезмәттәшләре арасында икенче урынга чыктылар. Исегезгә төшерәбез, узган ел алар сигезенче позициядә иде. 

Хөкүмәт яңа ел башыннан пенсионерларга нинди генә “бүләкләр“ әзерләмәде?! Беренчесе, эшләүче пенсионерларның пенсиясен арттырырга акча җитмәде. Икенчесе, 2016 елдан пенсиягә чыгып, хезмәт ветераны статусына ия булучыларга күп кенә ташламалар булмаячак. Һәм инвалидлар өчен тагын бер яңалык. Аларга үз проблемалары белән мөрәҗәгать итү өчен ишекләр алышынды.

19 январьда православие динен тотучылар Качману бәйрәмен билгеләп үтте.

Авыл җирлекләрендә гражданнар җыенына старт бирелде. Аның беренчесе Әгерҗегә иң якын урнашкан ИЖ-БУБЫЙ авыл җирлегендә узды.

 

Россия Президенты Владимир Путинның ГТО (“Хезмәткә һәм оборонага әзер“) нормативларын тапшыруны кертү турындагы 2014 елда чыккан Указын гамәлгә ашыруны мәктәпләрдән башлаганнар иде. Аның беренче этабы төгәлләнде инде.

 

“Әгәр яшьлеккә кайтып булса, мин һич икеләнми нәкъ үзем үткән юлдан китәр идем. Миңа башка язмыш кирәкми. 65 елга сузылган гомер юлым бер дә үкенерлек, уфтанырлык булмады, – ди районда күпләрегезгә таныш хезмәт ветераны Нәзирә ГАРИФУЛЛИНА. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International