Яңа ел бәйрәменә эшләгән һәм яшәгән урыннарыбызны, шәһәр һәм авылларыбыз урамнарын матур итеп бизәүгә елдан-ел зур әһәмият бирелә. Быел Әгерҗебезнең үзәк урамы күз явын алырдай матур итеп бизәлде. Үзебез дә, кунаклар да сокланып туялмыйбыз.
Район хакимиятенең актлар залында хокук саклау органнарының 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фонды Хәйриячеләр китабының VI томын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Иганәчеләр бүләкләрне Татарстан Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев кулыннан кабул итеп алды.
Республикабызда, шул исәптән, Әгерҗе районында, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүдә куркыныч тудыручы гаиләләр һәм ялгыз өлкәннәр белән профилактик эш көчәйтелде.
2016 ел шоферлар өчен яңалыкларга бай булачак. Әлеге яңалыкларның берсе штрафны ташламалы шартларда түләүгә бәйле. Бу хакта тулырак аңлатуын үтенеп, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВка мөрәҗәгать иттек.
“Хатын-кызның бөтен бәхете Ана булуда дисәләр дә, мин бу сүзләргә өстәп эш тә олы бәхет дияр идем“, – ди Исәнбай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза ханым ХАННАНОВА.
Әгерҗедә яшәүче 4 яшьлек Кирилл ЧЕРНОВның Яңа ел алдыннан теләгән теләкләре чынга ашуына әнисе дә, әбисе дә, туганнары да бик сөенәләр. Ә үзе ул кош тоткандай шатлана. Уенчыкларын күрсәтеп туялмый, өйдәгеләрне тәм-томнар белән сыйлый.
Якты хыяллар, матур өметләр белән яңа 2016 елны да башладык. Хәерлегә булсын! Катлаулы ел көтүгә карамастан, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Татарстанда социаль юнәлештәге программаларның дәвам итәчәген белдерде. Әгерҗе районында нинди төзелешләр, төзекләндерү эшләре көтелә? Район башлыгы Валерий МАКАРОВтан без әнә шул турыда сөйләвен үтендек.
“Безнең терлек сую пунктында бәяләр түбән булсын өчен, без кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез“, – дип белдерде Наҗардагы терлек сую пункты хуҗасы Рәшит Шәйхетдинов аны ачу чарасында.