Январь аеның беренче ункөнлегендә олуг юбилейларына килеп җиткән хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераннарына район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова Россия Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район башлыгы Валерий Макаровның бүләген тапшырды.
Бүген Прокуратура хезмәткәрләре көне.
Яңа 2016 елның беренче атнасы узып та китте. Бу атна күпләр өчен ял булса, район үзәк хастаханәсенең акушерлык бүлеге хезмәткәрләре – эш урыннарында. Алар инде өч нәни райондашыбызны якты дөньяга кабул итәргә өлгергәннәр. Бу көннәрдә кемнәр туган соң?
Тирсә мәктәбендә Расим Закиров истәлегенә багышланган Сәламәтлек көне узды. Анда районыбыз спорт сөючеләре волейбол, шашки һәм шахматта сыналдылар.
Олимпиадаларны үткәрү графигы белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында танышырга була
2016 елдан фатир өчен түләүләр кәгазендә тагын бер хезмәт язылачак: ул – каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару.
Шулай булуга карамастан, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коммуналь хезмәтләр өчен исәп-фактурасындагы гомуми сумма артмаячак дип ышандыра.
Әгерҗе районында иң озын гомерле кеше кем икән дигән сорау сезне дә кызыксындырадыр. Яңа ел алдыннан Әгерҗедә Энгельс урамында яшәүче Хәдичә әби янына юл тоттык. Ул – 104нче яше белән баручы, Әгерҗедә иң озын гомерле Ак әби.
Тирсәдә Расим Закиров истәлегенә багышланган Сәламәтлек көне узды. Чараның инициаторлары – Расим аганың туганнары.
Менә тагын бер ел финишка килеп җитте. Матур гадәт буенча без бу көннәрдә үтеп баручы елга нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә планнарыбыз белән уртаклашабыз. Яңа ел – һәрчак якты өметләр, ышаныч бәйрәме ул.