ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
Казанда Россия халыкларының милли инструментлары оркестрлары һәм ансамбльләренең III Бөтенрәсәй фестиваль-бәйгесе узды.

5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Октябрь аенда Әгерҗе районында 33 сабый туды: 17 малай, 16 кыз. Биектау авылында Красильниковлар гаиләсендә алтынчы сабый дөньяга аваз салды. Моңа кадәр малайлар гына булган гаиләдә нәни кызчык туу – әти-әнисенә генә түгел, бертуган биш абыйсына да зур сөенеч. 
Шәһәребездә авария хәлендәге баракларның елдан-ел кимүенә сөенергә генә кирәк. Тормыш өчен куркыныч булган мондый торактан яңа фатирларга күчкән шәһәрдәшләребезнең күбесе шатланып туялмый. Әмма җимерелергә җиткән йортлардан яңа фатирга күчәргә теләмәүчеләр дә бар икән...
“Шире круг“ мәрхәмәтлелек фонды Әгерҗедәге “Авангард“ Яшьләр үзәге белән берлектә “Мохтаҗларга җылылык бүләк итик“ дигән акция игълан итәләр.
Александр ГУЩИН исеме Әгерҗе халкына яхшы таныш. Аны күпләрегез яхшы музыкант, җырчы, бәйрәмнәр, туйлар алып баручы буларак белә. Күптән түгел без аның рәссам булуын да ишетеп таң калдык. Бу көннәрдә Әгерҗедә “Авангард“ Яшьләр үзәгендә аның картиналарыннан күргәзмә эшли.
Кул көрәше буенча тренерлар Сирень Галиуллин һәм Руслан Закировның шәкертләре Казанның “Батыр“ спорт комплексында ТР беренчелегенә узган ярышларда районыбыз данын якладылар. 
ВАҺАПОВ Раил Әнвәр улы “Төзелеш идарәсе“ муниципаль унитар предприятиесе директоры итеп билгеләнде.
10 ноябрьдән Ижау–Чаллы һәм Чаллы–Ижау поездлары көн саен хәрәкәт итәчәкләр.
Бүген, 5 ноябрьдә, Татарстанда база мәктәпләрендә белем бирүче мөгаллимнәр беренче тапкыр диагностик тестлаштыруда катнашалар. Укучылар бердәм дәүләт имтиханы тапшыргандагы кебек укытучыларга да аудиториягә паспорт һәм гельле ручка белән генә керү рөхсәт ителә.
Әгерҗе шәһәрендә халыктан җыелган үзара салымга һәм бу суммага өстәп республикадан бирелгән акчага нинди эшләр башкарылды һәм тагын ниләр көтелә? Бу сорау шәһәрдәшләребезне дә кызыксындырра. Бу турыда сөйләвен үтенеп, без шәһәр башкарма коитеты җитәкчесе Илназ СӘФӘРОВка мөрәҗәгать иттек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International