ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
Сәхнәдә Илһам Шакиров репертуарыннан йөрәкләрне өзә торган мәңге онытылмас халык җыры “Кара урман” яңгырый. Зал, таң калып, җырчыны тыңлый. “Ышанмассыз да, бәлки, бу җырны нәкъ бер ел өйрәндем. Сезгә дә ошагандыр дип уйлыйм” дигәч, зал көчле алкышларга күмелде.
Шимбә көнне Татарстан юлында Әгерҗенең “Спутник” хоккей командасы юл фаҗигасенә очрады.

14
декабрь, 2012 ел
җомга
Соңгы вакытта футбол фанатлары арасында “Әгерҗедә яшьләр футболын бетерергә уйлыйлар. Шәһәребездә спортның бу төре үсә генә башлаган иде бит...” дигән сүзләр таралды. Моңа җавап итеп район башкарма комитеты җитәкчесе  Валерий Макаров: “Әгерҗедә балалар һәм яшьләр футболын үстерүгә һәм республика дәрәҗәсенә чыгаруга бөтен көчебезне куячакбыз. Футбол бу-ла-чак! Ләкин анда читтән ялланган футболчылар түгел, үзебезнең Әгерҗе егетләре уйнарга тиеш!” – дип бу имеш-мимешләргә нокта куйды.
Бу атнада Биектау һәм Шаршады авылларында “2012-2016 елларга республика халкына беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне яхшырту” республика максатчан программасы нигезендә модульле фельшерлык-акушерлык пунктлары ачылды. Бу ФАПлар – районда беренче карлыгачлар.

10
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
“Сарсак-Омга” хуҗалыгы җитәкчесе Рәзиф Харисов барлык техника, маллар, җирләребезне сатып, акчасын кесәсенә салып, авыл халкын төп башына утыртырга җыена. Хуҗалыкны таркатырга юл куймауда, авыл халкын эшсез калдырмауда ярдәм итсәгез иде...”.

6
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Узган атнада Мамадышта “Коррупциягә каршы җәмәгать контролен оештыруда матбугат чараларының һәм гражданлык институтларының үзара нәтиҗәле эшчәнлеге” дигән зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда күрше тирәдәге 7 районнан матбугат басмалары житәкчеләре дә катнашты.
Күпкатлы йортларга коммуналь хезмәт күрсәтү, шуңа кагылышлы  мәсьәләләр, проблемалар турында телевидениедә, матбугат чараларында еш сөйләнсә дә,  бу тармактагы үзгәрешләр артыннан күзәтеп өлгерү мөмкин түгел. Чөнки көн саен нинди дә булса яңалык туып кына тора. Торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы соңгы яңалыклар турында бердәм хисаплау үзәге директоры Зөлфәт Әхмәтҗанов сөйли.
Керем-чыгымнар – халык контролендә

5
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
“Өйдә җылы, тыныч булса, сәгатьләр буе менә шулай түгәрәкләр сызып утыра ул. Иркәләгәнне, сөйгәнне бик ярата”, – ди Вәзил абый улы Альбертның аркасыннан сөеп.
Узган җомгада ТР Премьер-министры Илдар ХАЛИКОВ безнең районга эшлекле визит белән килде.

1
декабрь, 2012 ел
шимбә
30 ноябрьдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында шәһәрдәге Ометов урамында ветераннар өчен төзелүче өч катлы 15 фатирлы йорттагы төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Бу йортта төзелеш эшләре ахырына якынлашып килә һәм январь аенда ветераннарга тантаналы шартларда фатир ачкычлары тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International