ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 1 июньдә, шторм кисәтүе игълан ителү сәбәпле, “Яшьлек“ паркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар уздырылмый. Шул уңайдан район хакимиятендә ашыгыч киңәшмә дә узды. Әлеге чараларны 12 июнь – Россия көненә күчерү планлаштырыла.  

 


30
май, 2017 ел
сишәмбе

Тупас тәртип бозучыларны ачыклау максатыннан ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан ай саен “Тоннель“ операциясе уздырыла. Чираттагы операция барышында төп игътибар балаларны машинада йөртүгә юнәлтелде.

Изге Рамазан ае башланыр алдыннан Красный борда күптән көтелгән вакыйга – яңа төзелгән мәчет ачу тантанасы булды.

Бәйрәмнәрнең бәйрәме булды Мәдьяр авылында. Чәкчәкле туй, сыйныфташлар, җиде буын туганнар очрашуы, Җиңү бәйрәмендәге “Үлемсез полк”, күңелле Сабантуй, Чишмә көнендә була торган "Авыл бәйрәме" иде бу.


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

1 июнь – Балаларны яклау көненә багышланган чаралар Әгерҗедә 31 майда ук старт ала. Бу көнне 15 сәгатьтә Боз сараенда фигуралы шуу осталары чыгышы булачак.

Яңавыл янында урнашкан мегафермада йөзгә якын кеше хезмәт куя бүген. Алар өчен елның дүрт фасылында да эш туктап тормый. Чөнки биредәге сыерлар һәм бозаулар җәйге лагерьга күчерелми, көтүгә дә чыкмый.

Раббыбыз Аллаһының безгә булган санап бетергесез нигъмәтләренең берсе – изге Рамазан ае.

Иртәгәдән, ягъни 30 майдан, Әгерҗедә җәмәгать мунчасы ремонтка ябыла.


26
май, 2017 ел
җомга

Әгерҗе янәшәсендә генә урнашкан Кече Пурга районында шәхси хуҗалыкта кош гриппы табылган. Шул исәптән, Әгерҗе дә биш радиуста куркыныч зонага керә. Иж-Бубый авылы, 10 километр радиуста, күзәтү зонасына эләгә.


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Шаршады башлангыч мәктәп-балалар бакчасында  4 нче  сыйныф өчен    соңгы  кыңгырау  чыңлады. Беренче  баскычларын  тәмамлап  икенче  елга  бу  укучылар Көчек  мәктәбенә  юл алачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International