ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүгеннән районыбызның 22 мәктәбендә лагерьлар эшли башлады. Аларда быел 983 укучы җәйге ялның 21 көнен кызыклы һәм файдалы итеп уздыра.


2
июнь, 2017 ел
җомга

Кичә Казанның “Трудовые резервы“ стадионында медицина хезмәткәрләре арасында “Сәламәтлек-2017“ спартакиадасының финалы узды. Менделеевта узган зона ярышларында беренче урын яулаган районыбызның ак халатлы шәфкать ияләре Казанда зур бәйгедә катнаштылар. Финалга барлыгы 14 команда чыккан иде.

 

Бу айда Әгерҗе районында 27 сабый дөньяга килгән: 14 малай һәм 13 кыз. Сабыйларга Радмир, Клим, Ризван, Әмир, Тимофей, Самир, Тимур исемнәрен кушканнар. Ә кызлар арасында Ева, Алиша, Ясминә, Диана, Сөмбел исемнәре популяр.

Бүген районыбызның унберенче сыйныфын тәмамлаучылар математиканың профиль өлешеннән бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.

Ижевскида яшәүче якташыбыз – эшмәкәр Динар Минәхмәтов робот ясаган. "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ул роботны ничек һәм нинди максатларда ясавы хакында сөйләде.

Вольный Трудта яшәүче Алена–Фәнил НАСЫЙРОВлар, унбер ятим – алты малай, биш кызны үз канатлары астына алып, аларга әти-әни җылысы биреп яшиләр. Унбер бала – унбер язмыш, ди Алена.


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген – Балаларны яклау көнендә Иж-Бубыйда иганәчеләр Нәдир Әхмәтҗанов һәм Искәндәр Җиһангәрәев ярдәме белән ясалган заманча җиһазландырылган уен мәйданчыгын ачу тантанасы булды.

 

1 июнь – җәйнең беренче көнендә иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итәбез.

1 июньнән кулланылган электр энергиясе өчен счетчик күрсәткечләрен “184нче СМП“ идарәче компаниясенә (К.Маркс урамы, 18, 2нче кат, Саклык банкы бинасы) килеп яки 24410, 22692 телефоннарына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.

Егерме ел Әгерҗе районы мөхтәсибәтен җитәкләгән  Мөхәммәтазат хәзрәт ГАТИН үз теләге белән вазифасыннан азат ителде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International