ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 25 майда, районыбызның 99 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады. “Соңгы кыңгырау җыры – бу хушлашу җыры“ дип җырладылар егет-кызлар мөстәкыйль тормышка озатучы мәктәпләренә, хөрмәтле укытучыларына, кадерле әти-әниләренә рәхмәт белдереп.

Район үзәк хастаханәсе табибы Юрий ФИШОВны күпләр яхшы хәтерлидер. Шушы көннәрдә аңа 60 яшь тулган булыр иде. Әлеге уңайдан шәфкатьле доктор һәм яхшы кеше турындагы хатирәләрне тагын бер кат күңелдә яңартып алырга булдык.

Әгерҗе ЗАГС бүлеге республиканың Яр Чаллы, Түбән Кама, Актаныш, Тукай, Минзәлә, Алабуга һәм Әгерҗе шәһәр-районнарыннан берсеннән-берсе гүзәл кыз-ханымнарны “Тантаналарны иң яхшы алып баручы” республика бәйгесенең зона этабына җыйды.

Көчек авылы кызы Миләүшә ГЫЙМРАНОВА һәм Тирсәдән Альмира ХӘБИБУЛЛИНА кул көрәше буенча Польшаның Катовице шәһәрендә узган Европа Чемпионатыннан медальләр белән кайттылар.

Әгерҗедә узган ел нигез салынган Балалар иҗат йортында һәм физкультура-сәламәтләндерү компексында төзелеш эшләренең кызган чагы. Әлеге объектларны кулланылышка тапшырырга өч кенә ай вакыт калып бара.


23
май, 2017 ел
сишәмбе

Балаларны Татарстаныбызның мәдәнияте, халкының үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыруны максат итеп куйган “Башлангыч сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге“ проектында районыбыз мәктәпләре дә дүрт ел рәттән уңышлы гына катнашалар.


22
май, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2017 ел терәк-хәрәкәт авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде.

“Уразай” бүлекчәсе басуларында бәрәңге утыртуда ике агрегат эшли бүген: тракторчылар Василий Петров, Марат Асылмәрдәнов һәм аларның ярдәмчеләре Марс Васильев белән Владимир Шуматов.

19 май – һәр кеше күңелендә пионер туган көн  булып кереп калгандыр.  


19
май, 2017 ел
җомга

Район башлыгы Валерий Макаровның бәйрәм котлавы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International