Махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының һәм тагылма агрегатларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.
Рөстәм Арслан улы Ильин Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе итеп билгеләнде.
Бу җыр юллары Иске Эсләктә яшәүче әткәебез Раил һәм әнкәебез Рәзидә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНнарның тормыш девизына әйләнде. Алар бер-берсенә кирәк һәм терәк булып яшәүнең серен беләләр.
Әгерҗедә яшәүче Сания апа ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНАны балалары, оныклары, туганнары белән бергә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Зарипова да 90 яшьлек олуг юбилее белән котлады һәм аңа Россия Президенты, район җитәкчелеге исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк тапшырды.
22 апрельдә Казанда узачак III Татарстан халыклары съездында катнашачак делегатлар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты “Ак калфак“ оешмасының Әгерҗедәге бүлеге җитәкчесе Рушания БАЙТИМЕРОВА да бар.
Аның районыбызның дини тормышында тоткан роле зур. Ул – Әгерҗедә беренчеләрдән булып дини гыйлем укытуга алынучы, “Нур“ мәчете һәм мәдрәсәсен төзүдә башлап йөрүче, шушы яшендә дә мәдрәсә җитәкләүче.
Кырындыда туып-үскән Гөлфия СИМАКОВАны районда белмәүчеләр сирәктер. Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсе өлкән фельдшерына утыз ел эшләү дәверендә күпме кешенең гомерен саклап калу насыйп булган бит.
21 марттан Менделеев районара тикшерү бүлеген юстиция майоры Илдар Әсхәт улы ШӘФИГУЛЛИН җитәкли.
Бима мәктәбе директоры, балалар-яшүсмерләр мәктәбе тренеры Эдуард МИХАЙЛОВ Ижауда “Үзеңне сына“ марафонында катнашкан. Биредә ул төрле төбәкләрдән җыелган иң көчле һәм оста чаңгычылар белән 75 чакрым арага (!) узышкан һәм финишка 3 сәгать 38 минутта килеп җиткән.
1 нче апрель юмор көне генә түгел, ул кошлар көне дә. “Кошларым” исемле күргәзмә һәм әңгәмә оештырдык.