ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Күптән түгел КФУның Алабугадагы институтында белем алучы Тирсә авылы кызы Илдания НИЗАМБИЕВА, Хорватиянең Загреб шәһәрендә педагогик стажировка үтеп, туган якларга әйләнеп кайтты.

1 апрельдән Россиядә язгы чакырылыш кампаниясенә старт бирелде. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итә. Әгерҗе районыннан чакырылыш буенча чараларда катнашу өчен 207 егеткә повестка җибәрелде, шуларның 42се солдат хезмәтен үтәргә алыначак. Хезмәт итү вакыты  – бер ел.

13 апрельдә 13 сәгатьтә Кырынды авыл китапханәсендә аксакал язучыбыз Габдулла Галиевның “Кырынды авылы тарихыннан хатирәләр“ исемле китабын тәкъдим итү кичәсе була.

Рәүзил ХАҖИЕВ – “Генерирующая компания“ җәмгыяте генераль директоры:

Сәламәтлек көнендә район балалар китапханәсендә балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм мәктәп яшендәге балалар арасында узган “Сәламәт булу бик яхшы“ исемле рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясадылар.


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ райондашларны бәйрәм белән котлый.

10 апрельдә Әгерҗе районы 90 еллык юбилеен каршы ала. 

Яз һәм хезмәт бәйрәмендә: 29 һәм 30 апрель (шимбә һәм якшәмбе көннәре) 1 май (дүшәмбе) ял көннәре. Җиңү көне  уңаеннан 4 көн ял: 6 май (шимбә), 7 май (якшәмбе), 8 май (дүшәмбе - 7 гыйнвардан ял көне итеп күчерелде), 9 май – Җиңү көне (сишәмбегә туры килә һәм ул эш көне булмаган бәйрәм көне санала).

Әнвәр Мансур улы РӘХМӘТУЛЛИН “Төзелеш идарәсе“ муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе итеп билгеләнде.

4нче мәктәптә район күләмендә башлангыч сыйныф укучыларының “Беренче адымнар“ иҗади проектлар бәйгесе үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International