ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Менә нинди могҗизалар тудыралар Тирсәдә яшәүче Лира ханым СИБАТОВА һәм аның кызлары Лилия белән Алия.

Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Күпләр өйләрендә чыршы бизәп тә куйды инде. Тиздән Әгерҗенең Мәдәният сарае каршында да Яңа ел гүзәле пәйда булачак. Аны алып кайттылар инде. Ә менә матур итеп бизәү, төрледән-төрле утлар кабызу быел да “Энергосервис-Әгерҗе“ ширкәте хезмәткәрләре җаваплылыгында. Тиздән,  бик тиздән шәһәр үзәгендә җем-җем утлары белән Яңа ел чыршысы балкыр.   

 


5
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең “Тирсә-транс“ участогында “Авыл хуҗалыгы техникасын 2017 елгы кыр эшләренә әзерләү“ дигән темага зона семинар-киңәшмәсе узды.


2
декабрь, 2016 ел
җомга

26 яшендә авыр юл һәлакәтенә эләгеп дөм сукыр калган Рәис МОСТАФИН  тумышы белән Әгерҗенеке түгел. Әмма аның әгерҗелеләргә әйтер сүзе бар.

«Бабаем гына исән булсын, берүк, ялгызым гына чәй эчүне дә күз алдына китерә алмыйм. Ул авырып хастаханәдә ятканда да үземә урын табалмадым. Ә болай без икебез – бербөтен. Сөйләшәбез, бергәләп китап-гәҗит укыйбыз, телевизор карыйбыз», – ди Әгерҗедә Толстой урамында яшәүче Әлфирә апа ШӘРИПОВА ире Илдуска ягымлы караш ташлап.

 

ЕРЕМИНА Ольга Николаевна “Өмет“ халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге  директоры итеп билгеләнде.

Милади календарь буенча бүген, 1 декабрьдән, Рабигүл әүвәл ае башлана. 11 декабрьдә – Мәүлид бәйрәме кичәсе, 12сендә – Мәүлид бәйрәме көне. “Без әлеге көннәрдә генә түгел, изге ай дәвамында Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәребезне зурлыйбыз, аңа салаватлар әйтәбез. Изге айда районыбызның һәр мәчетендә Мәүлид бәйрәмнәре узарга тиеш“, – диде район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин.

Татарстанда приютлардагы балаларга яшәү-уку, көннәрен файдалы итеп уздырырга тагын да күбрәк уңайлыклар, өйдәге кебек шартлар булдыру өчен “Бергә булдырабыз“ гуманитар проекты старт ала. 

2 декабрь, 14 сәгать. Район Мәдәният саренда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен  “Мин яратам сине, тормыш!“ исемле бәйрәм.


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Календарьдагы бәйрәмнәр, истәлекле даталар арасында бер моңсу көн бар. Ул – 1992 елдан бирле 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Инвалидлар көне. Татарстанда 1 декабрьдән Инвалидлар декадасы старт ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International