ЗАРИПОВА Альмира Таһир кызы Әгерҗе районы халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы итеп билгеләнде.
Тормыш юлымда ике җитәкче хатын-кызга сокланып яшәдем. Берсе – баш табибә Августа Лаврентьевна, икенчесе – Тирсә авыл Советы рәисе Разия апа МӘРДАНОВА. Ни кызганыч, икесе турында да үткән заманда гына язарга калды. Разия апаның вафатына да 40 көн була инде.
4 декабрьдә Менделеевта Коръән уку һәм “Гыйбадәте Исламия“ китабын белү буенча бәйге уза.
Бу атнада район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин бер төркем дин кардәшләребезне Әгерҗенең “Смак“ кафесына мәҗлескә җыйды.
МӘДЬЯР – Әгерҗедән 75 чакрым ераклыкта урнашкан татар авылы. 1926 елда биредә – 80, 1992 елда 43 кеше яшәгән. Хәзер нибары өч өйдә ут яна. Гөлсинә, Маһирә, Илсөя апалар – авылны яшәтүчеләр. Әмма кышка алар яшәгән өйләрдә дә ут сүнә. Язга тикле бер-берсе һәм авыллары белән саубуллашып калага җыенган мәлләре аларның.
Әгерҗе халкы соравы буенча мунча атнага дүрт көн эшли башлады.
Бүген, 30 ноябрьдә - милек, җир һәм транспорт өчен салым түләүнең соңгы көне.
Талгын гына тәңкә карлар яуганда Уразай каеннарының кышкы йокыга талган мәлендә район авылларыннан Уразайга музыкаль десант килеп төште. Мәдәният йортында алма төшәрдәй дә урын юк. Кемдер күрешә, кемдер чыгышка әзерләнә, кемдер музыка коралларын барлый, кемдер уңышлары белән уртаклаша, кемдер райондашының соңгы мода буенча тектерелгән сәхнә киеменә соклана...Шундый күңелле гөрелте.
Менә ничә ел рәттән инде Шаршады авылы җирлегендә әниләргә багышланган бәйрәм кичәсе дәвам итә.
25 нче ноябрь көнне Иж-Бубый авыл китапханәсендә әниләр көне уңаеннан “Ана назы җирдә мәңгелек!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.”Әниләр булганда, мәңгелек язларның яме бар” исемле котлап плакат ясалды.