Россия тарихына кино елы булып язылачак 2016 ел узып бара. Телевизор экраннарында, радио, газета-журнал битләрендә “Безгә кино кирәкме?”, “Үсеп килүче буынны кино сәнгате тәрбиялиме?”, “Киноны ничек үстерергә?” һәм тагын бик күп сорауларга җавап эзләп әңгәмәләр, иҗади бәхәсләр оештырылды.
Матур традиция буенча, узган җомгада Әгерҗе ЗАГС бүлегенә яшь парларның тантаналы язылышуына юбилярлар да чакырылган инде.
Районыбызда дин гыйлеме бирүче, мәет юучы, мәетне соңгы юлга озатучы һәм башка дин шундый дин юлындагы кардәшләребезне район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин Әгерҗенең “Смак“ кафесына мәҗлескә җыйды.
Шәһәр Советы депутатлары “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлегенең 2017, 2018 һәм 2019 елларга бюджет проекты белән таныштылар һәм аны беренче укылышта кабул иттеләр.
Иж һәм Кама елгаларына якын урнашкан ул Салагыш авылы. Авылым үзенең халкы, табигате, гүзәллеге белән дан казанган авыл. Алай гана түгел әле, культура казанышлары белән дә даны республикага таралган аның. Җыр һәм бию ансамбле белән чыгыш ясарга барып Болгария халкының ихтирамын казанган авылдашлар турында сөйләп бетерерлек түгел.
Әгерҗедәге 1нче гимназиядә, 3нче һәм 4нче мәктәпләрдә ике Алмаз татар балалары белән очраштылар: берсе Татарстанның атказанган артисты, юмор һәм пародияләр остасы, автор-башкаручы Алмаз Хәмзин, икенчесе балалар язучысы, “Сабантуй“ балалар журналының даими авторы Алмаз Гыймадиев.
Яраткан язучыбыз Роберт Миңнуллин бу җырга сүзләрне, әйтерсең, безне дә күз алдында тотып язган. Мин аны гаилә бәйрәмнәрендә җырларга бик яратам һәм башкарган саен күзләремә яшь тула.
Без гаиләдә биш малай – абыйларым Рифат, Рәдиф, Рафит, Айнур һәм мин Фәрхәт әниебез Гөлнараның җылы кочагында үстек.
“Балалар үскәндә авыр булса да, хәзер әле ярый алты бала тапканмын дип сөенәм. Балаларым, оныкларым белән бергә җыелгач, 50гә тулабыз бит хәзер, үзе – бер кечкенә дәүләт“, – дип сөенә Әгерҗедән 88 яшьлек Рәсимә апа ГАЛЛӘМОВА.
Әгерҗедә яшәүче Халидә апа ГОБӘЙДУЛЛИНА бүген 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтә.