ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

Тиздән  - Корбан бәйрәме, ул 12 нче сентябрь, дүшәмбе көнгә, туры килә. Бу көнне мәчетләребездә гает намазы укылачак. Аннан корбан чалу башлана. Бу гамәлне өч көн рәттән башкарырга мөмкин.

Татарстанда балалар бакчаларына чират проблемасын хәл итү – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Республикабызда соңгы өч елда 3-7 яшьлек сабыйлар бакча белән тулысынча тәэмин ителде. 

Районыбызда беренче сыйныфка барган 394 укучы өчен Белем бәйрәме бүләкләргә бай булды.

1 сентябрьдә районыбыздагы 3800 укучы өчен белем дөньясына сәяхәт башланды. 394 нәни укучы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Бима урта мәктәбендә белем алачак 99 укучы өчен яңа уку елы аеруча шатлыклы. Бу коллектив, беренче тапкыр “Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе“ исемлегенә кереп, анда 23нче урын алды.


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Республика көне алдыннан муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлегенә йомгак ясап  авыл җирлекләренә машиналар бүләк итү – матур традиция.

VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча тавыш бирү өчен таныклыклар бирү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез: властьның федераль органнарына сайлауларда алдан тавыш бирү уздырылмый.

Хөрмәтле укучылар, мөгаллимнәр, ветеран укытучылар, әти-әниләрне ихлас күңелдән Белем көне белән котлыйбыз.


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

“Хөрмәтле редакция! Узган ел Сезнең газетада кайбер хуҗалык­лар­да хезмәт хакының яртышар елга тоткарлануы, тәҗ­ри­бәле бел­геч­ләрнең эш­тән китүе, аеруча Пелә­мәш авылында терлек-туарга тиешле тәрбия бул­мавы турында мәкалә басылып чыккан иде. Рәх­мәт Сезгә

Район башлыгы Валерий Макаров мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсенең төп эпиграфы итеп инглиз язучысы Редьярд Киплингның сүзләрен китерде: “Белем бирү иң югары сыйфатлы булганда гына мөһим. Ә сыйфатсыз белем бирүнең бернинди файдасы юк“.

Республика бәйрәме алдыннан Казанда тарихи автомеханика фестивале узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International